30.07.2024
2 августта Казан Кремлендә бергә яшәүнең 30 еллыгын билгеләп үтүче гаиләләрне хөрмәтләү тантанасы узачак. Чара Казан шәһәренең ЗАГС идарәсе белән берлектә Гаилә елына һәм музей-тыюлыкның 30 еллык юбилеена багышлана.
Чара барышында 1994 елда гаилә төзегән җиде пар бүләкләнәчәк. Аларга Казан Кремле һәм тантана партнерларыннан истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Бәйрәм кичәсен Россиядәге беренче татар «MINGAZOV» кавер-төркеме чыгышы тәмамлый. Бу-татар мәдәниятенең музыкаль мирасын торгызуга һәм саклауга юнәлдерелгән уникаль музыкаль проект. Коллектив репертуары төрле буыннарны берләштерә.
Кайчан: 2 августта 16:00 сәгатьтә
Кайда: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, Туп утары җирлегендә
*Чара партнерлары: «Азурит» туристик компаниясе һәм «Click Market» бүләкләр маркетплейсы.
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля