13.08.2024
«Манеж» күргәзмәләр залы16 һәм 17 август көннәрендә ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмә залы һәм «Миллиард.Татар» интернет-басма белән берлектә археологлар көненә багышланган чаралар үткәрә.
Очрашуны тарих фәннәре докторы, ТР ФА әгъза-корреспонденты, А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының Урта гасыр археологиясе бүлегенең баш фәнни хезмәткәре Фаяз Шәрип улы Хуҗин үткәрә.
Лекция-променад – Казан һәм Кремль тарихындагы вакыйгалар аша үзенә күрә бер экскурсия. Очрашуда катнашучылар Кремль җирлегендәге иң әһәмиятле казу урыннары буйлап йөреп чыгачак һәм аны профессиональ археологлар ничек күргәнен, Казанның яшен ничек билгеләргә икәнлеген, иң атаклы табылдыкларның кайда табылганын беләчәк. Лекциядән соң катнашучыларны «Манеж» күргәзмә залында «Уйлап чыгарылмаган патшалыклар…» экспозициясе көтә.
Кайчан: 16 август 18:00
Кайда: «Манеж» күргәзмә залы
Бәясе: өлкәннәр – 500 ₽, студентлар һәм пенисия яшендәгеләр – 400 ₽, мәктәп укучылары – 300 ₽
Лекциягә теркәлү өчен сылтама
Күргәзмәгә килүчеләр борынгы кешенең ничек ут чыгарганын, 1980 еллар археологларының фәнни ачышлар ясау өчен нинди җиһазлар кулланганын күрәчәк һәм ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәрләре тапкан иң әһәмиятле археологик артефактлар белән танышачак.
Кайчан: 17 август 14:00-16:00
Кайда: «Манеж» күргәзмә залы
Бәясе: керү билеты буенча
Тулырак мәгълүмат өчен телефон номеры: +7 (843) 567-80-67
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля