Казан Кремлендә «Экскурсоводлар мәктәбендә» уку өчен төркем туплана - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Казан Кремлендә «Экскурсоводлар мәктәбендә» уку өчен төркем туплана

14.01.2025

Казан Кремленең «Экскурсоводлар мәктәбендә»барлык теләге булганнар өчен Казан Кремле мисалында «Җәяүле экскурсияне әзерләү һәм уздыру методикасы» программасына чакыра (128 сәгать). Программа Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты белән берлектә гамәлгә ашырыла.

Укыту аралыгы: февраль – апрель  2025 ел

Укыту урыны: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы

Уку дәвамлылыгы: 128 сәгать

Дәресләр графигы ( үзгәрешләр булырга мөмкин): атнага ике-өч тапкыр кичке вакытта (якынча 18:00-21:00), шимбә – якшәмбе – практик дәресләр.

Тәмамлау турында документ: квалификация күтәрү турында таныклык

Бәясе: 20 000 («Казан Кремле» музей-тыюлыгы буенча аккредитацияне үз эченә ала)

Укыту формасы: кичке

Тыңлаучыларга таләп: югары яки урта махсус һөнәри белем булу, яки югары белем алучы студентлар (югары уку йортларының соңгы курс студентлары гына).

Нәрсә өйрәнербез?

  • Курс теоретик (лекцион) һәм практик дәресләрне үз эченә ала
  • Экскурсия үткәрү нигезләре
  • Татарстан һәм Казан тарихы
  • «Казан Кремле» музей-тыюлыгы: туристлык объектында эшләү үзенчәлеге
  • Практик (семинар) дәресләр

Ничек укыйбыз?

Барлык лекцияләр оффлайн режимда гына уза, эш күнекмәләре тәҗрибәле экскурсовод белән практик дәресләрдә эшкәртелә һәм беркетелә.

Бу курс кем өчен?

Күптән экскурсовод булырга хыялланган һәм үзен яңа һөнәри өлкәдә эзләүчеләр өчен. Бигрәк тә студентлар, яшь пенсионерлар, эшсезләр өчен актуаль.

Өстәмә сорауларны җыелыш вакытында бирергә мөмкин булачак.

Җыелышны үткәрү вакыты һәм урыны турында сылтама буенча теркәлгәннән соң өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк

Элемтә: +7-987-277-27-84 (шалтыратулар һәм хәбәрләр), +7 (843) 567-80-28 («Казан Кремле» музей-тыюлыгының экскурсия эшләре бүлеге)

Программаны уңышлы үзләштерүчеләрнең «Казан Кремле» музей-тыюлыгы экскурсоводлары командасына килешү нигезендә кушылу мөмкинлеге булачак.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽