Казан Кремлендә Губернатор сараена багышланган күргәзмә ачылды - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Казан Кремлендә Губернатор сараена багышланган күргәзмә ачылды

Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музееның күргәзмәләр залында Казан Кремленең Губернатор сарае комплексына багышланган күргәзмә әзерләнде. «Император фатирлы йорт» күргәзмә проекты бинаның һәм аның җирлегенең бай тарихы белән таныштыра.

Экспозициядә – архив документлары, гравюралар, рәсем сәнгате, фотографияләр, шулай ук борынгы җиһазлар, археология, XVI гасырның акча хәзинәсе. Күргәзмәне булдыру өчен «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее, Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының Архелогия музее, Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты, А.В. Щусев исемендәге дәүләт архитектура фәнни-тикшеренү музее, Казан (Идел буе) федераль университетының  Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе, «Зарай Кремле» дәүләт музей-тыюлыгы тупланмасыннан экспонатлар кулланылды.

Казан Кремлендәге Губернатор сарае Россия императоры Николай I карары белән төзелә. Ул төзелеш өчен элек Казан ханнары сарае булган урынны сайлый һәм шулай итеп төбәктә хакимият үзәгенең дәвамчанлыгын ассызыклый. Шуңа күрә күргәзмәнең бер өлеше тарихка – Казан ханлыгының Хан сараена һәм XVI-XVII йөзләрдәге Патша сараена багышлана.

Губернатор сарае XIX гасыр уртасында Коткаручы Гайсә тарихи гыйбадәтханәсен һәм Мәскәүдә Зур Кремль сараен төзүче Константин Андреевич Тона проекты буенча төзелә. 1851 елның 22 августында анда беренче рәсми чара уза – бу көнне бинаның тормышының башы дип санарга була.

Казан Кремленең Губернатор сарае Россия империясенең идарә итүче династиясе резиденцияләренең берсе булуы аерым әһәмияткә ия. Аның бер катында Романовлар йорты әгъзаларын урнаштыру өчен билгеләнгән Император фатиры урнашкан.

XX гасырның шау-шулы тарихы сарай бинасын да үзенә тарта: биредә Вакытлы хөкүмәт, большевиклар, ССРБ хакимият органнары була. Ә Бөек Ватан сугышы чорында Сарай Казанга эвакуацияләнгән гражданнар өчен торак йорт була.

Бүген көндә Губернатор сарае – Татарстан Республикасы Рәисе резиденциясе. Ул регионда хакимият урыны тарихын дәвам итә, монда Татарстан өчен мөһим булган карарлар турында фикер алышулар бара, кунакларны иң югары дәрәҗәдә кабул итәләр. Яңартылган, ләкин үзенчәлеген югалтмаган бина туристларның һәм шәһәр халкының игътибарын җәлеп итә.

Эш вакыты: дүшәмбе-пәнҗешәмбе – 10:00-18:00, җомга – 11:00-20:00, шимбә, якшәмбе – 10:00-18:00

Адрес: Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее (Сөембикә манарасы янында)

Элемтә өчен: +7 (843) 567-80-24+7 (843) 567-80-85muzey.history@kazan-kremlin.ru

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽