26.11.2024
«Казан Кремле» музей-тыюлыгында элеккеге Спас-Преображение монастыре җирелегендә «Несвиж – дөнья мәдәнияте казанышы» күргәзмәсе ачылды. Яңа фотопроектны Несвиждагы (Беларусь Республикасы) XVI-XIX гасырлар сарай-парк ансамбле, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы һәйкәле тәкъдим итә.
Беларусь Республикасы Президентының «Рухи яңарыш өчен» (2005) премиясе лауреатлары Александр Алексеев һәм Олег Лукашевич фотосурәтләре XVI-XIX гасырлардагы Несвиж замогы, аның бай тарихы һәм уникаль музей тупланмалары белән таныштыра.
«Замок комплексы архитектурасы» бүлегендә сарай-парк ансамбле һәм замок комплексы, капка һәм манара фотолары тәкъдим ителгән. «Заллар мәһабәтлеге» дип аталучы иң зур бүлек бал, камин, алтын, гетман, ау, йолдызлы, театр һәм башка залларның фотосурәтләре аша замок хуҗалары, рәссамнар һәм осталар турында сөйли. Музей экспозицияләренең иң кызыклылары сарай залларында «Минераллар» һәм «Нумизматика» коллекция кабинетлары, Слуцкий билбуалары залы һ.б. фотосурәтләре белән тәкъдим ителгән. Йомгаклау бүлеге – «Несвижның кулдан ясалган табигате» белорус энҗесе булып торган Несвиж замогы турында бәян итә. Фотосурәтләрдә биш парк һәм өч ясалма күл күренә.
Фотопроект ике музей-тыюлык, ике «мәдәният ныгытмасы», ЮНЕСКОның ике һәйкәле – Казан Кремле һәм Несвиж замогы аркылы күргәзмә проектлары сериясен ача.
Күргәзмә көн саен һәм тәүлек буе эшли.
Адрес: Казан Кремле, элекке Спас-Преображенский монастыре җирлеге
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля