Казан Кремлендә гаиләләрне котладылар - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Казан Кремлендә гаиләләрне котладылар

05.08.2024

Казан Кремленең Туп утарында гаилә тормышының энҗе юбилярларын хөрмәтләү тантанасы узды. 30 ел бергә яшәгән гаиләләрне котлау Гаилә елына һәм музей-тыюлыкның 30 еллык юбилеена багышланды.

Казан шәһәре ЗАГС идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Шәрифуллина музей-тыюлыкны 30 еллыгы белән котлап: «Бүген без быел энҗе юбилеен билгеләп үтүче парларны хөрмәтлибез. Үрнәк, гаилә тормышы үрнәге булган парлар. Сезнең гаилә елъязмагызның якты, бай һәм кызыклы булуын телибез. Хисләрегезне саклагыз, аларны еллар аша алып барырга кирәк. Сезнең алтын юбилеегыз көннәрендә яңадан очрашуга өметләнәбез».

«Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры урынбасары Жанна Ушакова: «Быел 30 ел бергә яшәүне җиде искиткеч пар билгеләп үтә. Без аларны сөенеп хөрмәтлибез. Һәм 30 еллык юбилеен музей-тыюлык та билгеләп үтә. Әлбәттә, Казан Кремленең тарихы гасырлар буена исәпләнә, ләкин нәкъ менә 1994 елда ул музей-тыюлык статутын алды. Шул ук чорда ул федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектына әверелде. Алты елдан соң Казан Кремле ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объекты дип танылды. Кремль – Казан шәһәренең энҗесе. Шулай ук сезнең һәр гаиләгез энҗе бөртеге булып тора. Сезнең гаилә тормышыгызның Казан Кремле кебек үк озын, тотрыклы, нык матур булуын телим», – ассызыклап үтте.

Быел җиде күркәм пар 30 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтә. Казан Кремлендә котлауларны Марат һәм Гөлнара Алиевлар, Нияз Нуруллин һәм Рушания Кәримова, Александр һәм Светлана Рыжовлар, Фәрит һәм Наталья Вәлиевлар, Рәшит һәм Зилия Садриевлар, Рәис һәм Гөлназ Мөхәммәтҗановлар, Андрей һәм Татьяна Модиннар кабул итте. Сәхнәдән аларның танышу тарихлары, гаилә традицияләре, иксез-чиксез мәхәббәт, тугрылык һәм зирәклек күрсәтүче уртак казанышлары яңгырады.

Шулай ук энҗе юбилей елында гаиләләр Казанның Мактау китабына кертелде. Юбилярларга Казан Кремле экскурсиясенә сертификат, татар аш-суына багышланган бүләк китаплары һәм «Click Market» бүләкләр маркетплейсыннан чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.

Кичә Россиядәге беренче Mingazov татар кавер-төркеме чыгышы белән тәмамланды. Коллектив репертуары төрле буыннарны берләштерә. Бәйрәм кунаклары өчен татар эстрадасының яраткан һәм кадерле хитлары яңгырады.

*Click Market – махсус очраклар өчен искиткеч букетлар тәкъдим итүче сезнең ышанычлы шәхси маркетплейсыгыз. Чәчәкләр гади бүләк түгел бит. Бу сезнең хисләрегезне һәм кичерешләрегезне кадерле кешегә белдерү ысулы.

Кушымта эчендә бөтен Россия буенча 1000 нән артык кибет бар. Әзер букетлар, бүләк җыелмалары, сертификатлар, шарлар, бизәнү әйберләре, бүлмә үсемлекләре, чүлмәкләрдә гөлләр, тортлар, тәм-томнар һәм башка товарлар.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽