02.11.2024
Гавами бинасы7 ноябрьдә Казан Кремленең Гавами урыннар күргәзмә залында «Кешелекне үзеңнең кардәшеңне яраткан кебек ярат… » күргәзмәсе ачыла. Проектны Абай өлкәсе Мәдәният көннәре кысаларында «Җидебай-Бөрілі» дәүләт тарихи-мәдәни һәм әдәби-мемориаль музей-тыюлыгы әзерли.
Күргәзмәдә өлкәнең бөек шәхесләре – Абай Конанбайулы, Шәкәрим Кудайбердыулы, Мохтар Ауэзов белән бәйле экспонатлар тәкъдим ителәчәк. Бу шәхси әйберләр, китаплар һәм кулъязма материаллар Татарстан халкын аларның тормышы һәм иҗаты белән таныштырачак.
1885 елда, исән чагында, Абай шәһәрнең туган якны өйрәнү музеена казакъ халкының тормышын һәм көнкүрешен төрле яклап күрсәткән 60 тан артык экспонат тапшыра. Соңрак, 1964 елда, аларның 23 е музей-тыюлыкка бирелә. Шуларның кайберләре күргәзмәдә күрсәтеләчәк. Бу – думбра һәм шагыйрьнең ир-ат ау билбавы, күсәк, сугыш балтасы, күн савыт һәм башкалар. Күргәзмәдә шулай ук Абай укыган мәдрәсәдән китаплар тәкъдим ителәчәк. Бу XVIII-XIX гасырлардагы гарәп, фарсы һәм төрек телләрендә уникаль басмалар.
Экспозициядә шулай ук Шәкәрим Кудайбердыулы һәм Мохтар Ауэзовның шәхси әйберләре булачак. Тамашачылар игътибарына танылган Казахстан рәссамы А. Кастеев әсәрләре дә тәкъдим ителә. Күргәзмәдә музей-тыюлык фондларыннан барлыгы 80нән артык экспонат тәкъдим күрсәтелә.
Тантаналы ачылыш 7 ноябрьдә 12:00 сәгатьтә уза. Күргәзмә 9 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Күргәзмәгә керү – ирекле.
Эш режимы: пәнҗешәмбе – 12:00-18:00, җомга – 11:00-20:00, шимбә – 10:00-12:00.
Адрес: Гавами урыннар күргәзмә заллары, 1 подъезд, 2 кат
Белешмә
Казахстандагы 1940 елда Семей шәһәрендә ачылган беренче Абай әдәби-мемориаль музее хәзерге вакытта республика музей-тыюлыгы булып тора. Аңа Абай өлкәсенең төрле төбәкләрендә урнашкан 10 музей керә.
Семей шәһәре – Казахстанның мәдәни һәм тарихи үзәге. Күптән түгел яңадан өлкә үзәге статусын алган бай тарихлы шәһәрне нәкъ шулай атыйлар. Тагын бу казакъ халкының бөек уллары: Абай Конанбайулы, Шәкәрим Кудайбердыулы, Мохтар Ауэзовның туган җире.…
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля