02.12.2024
7 декабрьдә Казан Кремленең Гавам урыннары ишегалды камораларында «Вакыттан тыш» күргәзмәсе ачыла. Ул яшүсмерләр өчен «Яңа алмаш» заманча сәнгать мәктәбе йомгакларын тәкъдим итә.
Уку вакытында катнашучылар «вакыт» төшенчәсен сәнгать, физика, фәлсәфә күзлегеннән тикшерә һәм үз фикерләре нигезендә сәнгать әсәрләре иҗат итә. Шулай ук заманча рәссамнар, сәнгать техникасы, күргәзмәләрне оештыру этаплары турында өйрәнә.
Күргәзмә проекты өчен үткән, хәзерге, киләчәк, чиксезлек, вакыт порталлары, эволюция һәм вакыт сәяхәтләре темалары белән илһамланган биш арт-объект әзерләнгән. Һәр инсталляция «Алмаш балалар» укытучылары һәм яшүсмерләрнең зур булмаган командалары тарафыннан уйлап табыла һәм булдырыла. Ике каморада күргәзмәне әзерләгәндә катнашучыларның барлыкка килгән фикерләре һәм эскизлары тасивирланган лайтбокслар урнаштырылган.
Күргәзмәгә керү ирекле һәм түләүсез.
*Күргәзмә проекты «Яңа алмаш» балалар-яшүсмерләр фестивале кысаларында «Алмаш балалар» сәнгать студиясе һәм Казан Кремленең Гавам урыннары күргәзмә заллары тарафыннан әзерләнгән.
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля