14.02.2024
Татарстан табигать тарихы музееТатарстанның табигый тарих музее гаилә өчен «Казу эшләре» дигән яңа белем бирү дәресе әзерләгән. Кызыклы осталык дәресендә кунаклар казу эшләре барышы турында гына түгел, ә үзләрен палеонтолог ролендә дә сынап карыйлар.
«Казу эшләре» үткәрү өчен саклагыч күзлек, чүкеч, кискеч, перчаткалар кирәк булачак. Кораллар ярдәмендә катнашучылар гипс кисәкләреннән палеонтологик табылдыкларны эзләп алачак.
*Кораллар һәм махсус киемнәр бирелә
10 кешегә кадәр төркемнәр өчен (балалар өлкәннәр белән генә)
Бәясе: 500 ₽ (озатып йөрүче өлкән кеше музейга керү билеты буенча)
Кайчан: 24 февраль
Кайда: Татарстанның табигый тарих музее
Алдан язылу өчен телефон номерлары: +7 (843) 567-80-35, +7 (843) 567-80-37
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля