09.02.2024
Россия фән көнендә, 8 февральдә, Гавами урыннары бинасында «Казан Кремле» музей-тыюлыгы коллекциясеннән фонд экспонатлары күрсәтелде. «Музей аръягында» очрашуда катнашучыларга Казан Кремле фондларында нинди рәсем сәнгате, скульптура, көнкүреш әйберләре, кулъязмалар, фотографияләр, археологик табылдыклар саклануы, шулай ук сирәк һәм кыйммәтле экспонатлар тәкъдим ителүе турында сөйләделәр.
Биредә 2019 елдан бирле беренче тапкыр Казан Кремле җирлегендә табылган X гасыр чех тәңкәсе күрсәтелде. Исегезгә төшерәбез, бу табылдык Казанның 1000 еллык яшен билгеләргә мөмкинлек бирде.
Шулай ук кунаклар Изге Коръәннең 1803 елгы басмасын, 1795 елгы потирны, 1881-1909 елгы үрнәктәге драгун офицер шашкасын, шулай ук Deltavjatia viatkensis парейазаврының баш сөяген күрә алды.
«Фондларның барлык экспонатлары «Казан Кремле» музей-тыюлыгы белгечләре тарафыннан җентекләп саклана һәм өйрәнелә. Безнең хезмәттәшләребез атрибуция (әсәр авторларын билгеләү) үткәрәләр, төрле сәнгать әсәрләренең, документларның һәм мәдәният һәйкәлләренең чынлыгын, яшен һәм башка характеристикаларын билгелиләр», – дип билгеләп үтте баш саклаучы-фондлар бүлеге башлыгы Елена Гимадеева.
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля