Октябрь аенда «Шәһәр халкы өчен музей: эш тәҗрибәсе һәм яңа формалар эзләү» XI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Октябрь аенда «Шәһәр халкы өчен музей: эш тәҗрибәсе һәм яңа формалар эзләү» XI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак

11.09.2023

2023 елның 18-19 октябрендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында «Шәһәр халкы өчен музей: эш тәҗрибәсе һәм яңа формалар эзләү» XI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак.

Музейлар һәрвакыт туристлар белән генә түгел, шәһәр халкы белән дә элемтәдә була. Без конференциядә катнашучыларга мәдәни институтларның шәһәр киңлеге һәм җирле җәмгыятьләр белән үзара бәйләнеше кебек актуаль темага кагылырга, шулай ук музей һәм шәһәрнең уртак гамәлгә ашырылган проектлары белән уртаклашырга, музей проектларын җирле җәмгыятькә тәкъдим итү һәм популярлаштыру кыенлыклары, аларны хәл итүнең мөмкин булган ысуллары турында фикер алышырга тәкъдим итәбез.

Конференция шәһәрнең социомәдәни һәм икътисади үсешендә музейның ролен билгеләүне, шәһәр халкының музей мохитен формалаштыруда һәм үстерүдә катнашуын анализлауны, шулай ук тәҗрибә, файдалы табышлар, методик эшләнмәләр һ.б. белән алмашуны күздә тота.

Конференциядә катнашу өчен музей белгечләре, күргәзмә заллары һәм мәдәни үзәк хезмәткәрләре, музей һәм шәһәр берләшмәләренең күргәзмә проектлары һәм уртак проектлары кураторлары чакырыла.

СЕКЦИЯЛӘР ЭШЕНЕҢ ТЕМАТИК ЮНӘЛЕШЛӘРЕ:

  • Музейны шәһәр артериясенә тоташтыру: шәһәр һәм музейның уртак проектлары;
  • Партнерлык һәм хезмәттәшлек стратегиясе: җирле җәмгыятьләр белән эшләү;
  • Музей һәм җирле бизнес җәмгыяте;
  • Озак вакытлы кызыксыну: шәһәр халкы арасында музейны популярлаштыруда эчтәлек һәм социаль челтәрләрнең роле;
  • Музейара хезмәттәшлек: шәһәрлеләр өчен уртак проектларны ничек оештырырга?

Конференция нәтиҗәләре буенча материалларның электрон җыентыгын чыгару планлаштырыла.

КОНФЕРЕНЦИЯДӘ КАТНАШУ ШАРТЛАРЫ

  • Конференция форматы: турыдан-туры катнашу.

Конференциядә катнашу мәкаләне бастыруның мәҗбүри шарты булып тора.

Конференциядә катнашырга теләүчеләргә 2023 елның 18 сентябренә кадәр гариза юлларга кирәк.

  • Оештыру комитеты үзенең Карары турында электрон почта аша 2023 елның 30 сентябреннән дә соңга калмыйча хәбәр итәчәк. Оештыру комитеты конференция темасына туры килмәгән гаризаларны кире кагарга хокуклы.
  • Чыгыш озынлыгы – 15 минутка кадәр.
  • Җыентыкта бастыру өчен мәкаләләр 2023 елның 15 октябренә кадәр кабул ителә.
  • Мәкаләләрне рәсмиләштерү таләпләре катнашучының гаризасы кабул ителгәннән соң җибәрелә.
  • Конференциядә катнашырга башка шәһәрләрдән килүчеләрнең юл һәм яшәү өчен чыгымнары үз хисапларына башкарыла.
  • Сораулар белән фәнни-методик эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, телефон +7 (843) 567-80-29, e-mail: nauka.kreml@mail.ru

Гаризаларыгызны көтәбез!

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽