27.06.2024
Бөтенроссия импровизация музыкасы фестиваленең XVIII сезоны Казан Кремленең Туп утары ишегалдында узачак. Джаз фестивале программасында 4 июльдән 22 августка кадәр пәнҗешәмбе көннәрендә узачак сигез концерт бар.
Быел сәхнәдә танылган импровизация һәм джаз музыкасы осталары: Мариам Мерабова һәм «Miraif», Алина Ростоцкая квартеты, Олег Аккуратов һәм Алексей Архиповский чыгыш ясаячак. Фестивальнең икенче яртысында тамашачыларны Вадим Эйленкриг, Этери Бериашвили, Ольга Скепнер, Андрей Руденко һәм Алексей Чумаков сөендерәчәк.
Фестивальнең Президенты Ольга Скепнер ассызыклап үткәнче: «Фестиваль өчен XVIII сезон үзенчәлекле, балигъ булу елы. Программа узган елгы хедлайнерлардан төзелгән. Гомуми стилистик палитра Алексей Чумаков концерты белән киңәйтелә, анда ритм-энд-блюз, фанк, соул һәм Латин Америкасы ритмнары катнаша. Без иң талантлы музыкантларны 18 ел рәттән безнең сәхнәгә горурлык белән чакырабыз. Бу ел да искәрмә булмаячак, һәм без программа тамашачыларыбызга ошар дип ышанабыз».
Яңа сезонны үткәрү өчен мәйданчык итеп Туп утары ишегалды очраклы сайланмаган. XVI гасырның беренче яртысында төзелгән Казан Кремленең уникаль архитектура корылмаларының берсе, һичшиксез, аерым атмосфера тудырачак һәм ачык һавада джаз концертларына кабатланмас тәм өстәячәк.
Кайчан: 4 июль-22 август (һәр пәнҗешәмбе), 19:00 сәгатьтә башлана
Үткәрү урыны: Казан Кремленең Туп утары ишегалды
Концертка билетларны сайтта сатып алырга мөмкин
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля