«Ольга Скепнер белән Кремльдә Jazz»: шәһәрнең төп мәйданчыгында сигез концерт - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Ольга Скепнер белән Кремльдә Jazz»: шәһәрнең төп мәйданчыгында сигез концерт

27.06.2024

Бөтенроссия импровизация музыкасы фестиваленең XVIII сезоны Казан Кремленең Туп утары ишегалдында узачак. Джаз фестивале программасында 4 июльдән 22 августка кадәр пәнҗешәмбе көннәрендә узачак сигез концерт бар. 

Быел сәхнәдә танылган импровизация һәм джаз музыкасы осталары: Мариам Мерабова һәм «Miraif», Алина Ростоцкая квартеты, Олег Аккуратов һәм Алексей Архиповский чыгыш ясаячак.  Фестивальнең икенче яртысында тамашачыларны Вадим Эйленкриг, Этери Бериашвили, Ольга Скепнер, Андрей Руденко һәм Алексей Чумаков сөендерәчәк.

Фестивальнең Президенты Ольга Скепнер ассызыклап үткәнче: «Фестиваль өчен XVIII сезон үзенчәлекле, балигъ булу елы. Программа узган елгы хедлайнерлардан төзелгән. Гомуми стилистик палитра Алексей Чумаков концерты белән киңәйтелә, анда ритм-энд-блюз, фанк, соул һәм Латин Америкасы ритмнары катнаша. Без иң талантлы музыкантларны 18 ел рәттән безнең сәхнәгә горурлык белән чакырабыз. Бу ел да искәрмә булмаячак, һәм без программа тамашачыларыбызга ошар дип ышанабыз».

Яңа сезонны үткәрү өчен мәйданчык итеп Туп утары ишегалды очраклы сайланмаган. XVI гасырның беренче яртысында төзелгән Казан Кремленең уникаль архитектура корылмаларының берсе, һичшиксез, аерым атмосфера тудырачак һәм ачык һавада джаз концертларына кабатланмас тәм өстәячәк.

Кайчан: 4 июль-22 август (һәр пәнҗешәмбе), 19:00 сәгатьтә башлана

Үткәрү урыны: Казан Кремленең Туп утары ишегалды

Концертка билетларны сайтта сатып алырга мөмкин

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽