11.11.2021
«Манеж» күргәзмәләр залы12 ноябрьдә 18:00 сәгатьтә «Манеж» күргәзмәләр залында «Пресинема» күргәзмәсе коллекционеры һәм кураторы Максим Васильевтан чираттагы лекция булачак. Бу юлы әңгәмә кызык исемле җайланма – «Тылсымлы фонарь» турында барачак.
Тылсымлы фонарьның тарихы бай. Әлеге җиһазның бик күп төрләре барлыкка килә: алар университетларда лекция уку, ярминкәләрдә күңел ачу, ә өйдә әкиятләр карау өчен кулланыла.
Тылсымлы фонарь заманча проекторның элгәре генә булып калмыйча, кинематографка «яктылык бүләк итүе» һәм анимация үсешенә этәргеч ясавы белән мәдәниятә эз калдыра. Беренче кинопроекторлар нәкъ менә тылсымлы фонарьлар нигезендә корылган. Ә ХХ гасырда шул ук фонарь бөтен кеше яраткан диапроектор рәвешендә кулланыла.
Лекциядә сез тылсымлы фонарьларның ничек һәм кайчан барлыкка килүен, аларның камилләшүен, анимация үсешенә йогынтысын һәм бүген аны көндәлек тормышта ничек куллануыбыз турында тулырак белерсез.
12+
Бәясе: бушлай. Лекциягә алдан язылу кирәк, урыннар саны чикләнгән.
Язылу өчен телефон номерлары: +7 (843) 567-80-67, +7 (843) 567-80-68
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля