«Татарча кунакчыллык», «Казан Кремле – балаларга» дип исемләнгән яңа экскурсия турларына чакырабыз - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Татарча кунакчыллык», «Казан Кремле – балаларга» дип исемләнгән яңа экскурсия турларына чакырабыз

24.03.2022

«Казан Кремле» музей-тыюлыгы Кремль һәм музейлар буенча ике яңа тематик интерактив экскурсия әзерләде. Программалар язгы каникулларны актив үткәрергә теләгән балалар, туристлар һәм шәһәр халкы өчен дә кызыклы булачак.

«Татарча кунакчыллык» дип исемләнгән экскурсия кунакларыбызны Казан, Татарстандагы традицияләр белән таныштырачак. Үз эченә Казан Кремле җирлеге буйлап җәяүле экскурсияне, Ислам мәдәнияте музеендагы гарәп каллиграфиясе буенча мастер-классны һәм татар гореф-гадәтләре стилендә милли тәм-томнар белән чәе эчү тантанасын ала.

«Казан Кремле – балаларга» экскурсия туры кече яшьтәге мәктәп укучыларына җайлаштырылган – «Манеж» күргәзмәләр залында анимация уенчыклары күргәзмәсе һәм Казан Кремле җирлеге буйлап интерактив экскурсиядән, анимация уенчыклары мастер-классыннан тора.

«ТАТАРЧА КУНАКЧЫЛЛЫК» ЭКСКУРСИЯ ТУРЫ

Казан һәм Татарстан белән танышу, үз исемеңне гарәпләрнең бормалы язуы стилендә сурәтләү һәм милли татар чәе эчү тантанасы

  • Казан Кремле җирлеге буйлап экскурсия
  • Ислам мәдәнияте музеенда гарәп каллиграфиясе буенча мастер-класс
  • Ислам мәдәнияте музеенда татар чәе эчү тантанасы

Үткәрү көннәре – 30 март, 2 апрель, 4 апрель, 13:00 сәгатьтә
Озынлыгы – 2,5 сәгать
Яшь чикләүләре – 6+

Бәясе – 650 сум
Алдан теркәлү кирәк –
https://kazanskiy-kreml.timepad.ru/event/1968056/

«КАЗАН КРЕМЛЕ — БАЛАЛАРГА» ЭКСКУРСИЯ ТУРЫ

Казан Кремле җирлеге буенча тематик экскурсия, анимацияләр күргәзмәсе белән танышу һәм мастер-класс.

  • Казан Кремле җирлеге буйлап экскурсия
  • «Манеж» күргәзмәләр залында үтүче «Пресинема. Анимация уенчыклары күргәзмәсе» буенча экскурсия
  • «Манеж» күргәзмәләр залында анимация уенчыклары ясау буенча мастер-класс

Үткәрү көннәре – 29 март, 1 апрель, 13:00 сәгатьтә
Озынлыгы – 2 сәгать
Яшь чикләүләре – 6+

Бәясе – 500 сум
Алдан теркәлү кирәк –
https://kazanskiy-kreml.timepad.ru/event/1968051/

Экскурсияләр, күргәзмәләр һәм музейлар турында тулырак мәгълүмат Кабул итү үзәге телефоны буенча:
+7 (843) 567-80-09, +7 (843) 567-81-42

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽