02.05.2022
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган чаралар программасы.
Җиңү көнен Казан Кремлендә каршылыйбыз!
1-10 май көннәрендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары узачак.
5 майда 10:00 һәм 11:00 сәгатьтә Кол Шәриф мәчете каршындагы мәйданда, “Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Тамбов региональ бүлекчәсе Татарстан Республикасы Казан шәһәренең 5561 нче хәрби частенең дирижер майор В.М. Кравчук җитәкчелегендәге хәрби оркестры белән берлектә, «Җиңү вальсы» һәм «Без хәтерлибез» дип аталган ике флэшмоб уздыра.
9 май көнне 10:00 – 17:00 сәгатькә кадәр «Казан Кремле» музей-тыюлыгы җирлегендә «Җиңү юлы» квесты узачак.
Кол Шәриф мәчете янындагы мәйданда Бөек Ватан сугышы чоры коралларыннан күргәзмә ачылачак.
9 май көнне 11:00-17:00 сәгатьтә Казан Кремле җирлегендә тематик фотозоналар эшләячәк, шулай ук концерт чыгышлары булачак.
Туп утары мәйданында Кызыл армия сугышчыларының кирәк-яраклары күргәзмәсе ачыла.
9 май көнне 13:00 сәгатьтә «Казан Кремленең хәрби тарихы» дигән җәяүле экскурсия узачак.
Казан Кремле музейларында бәйрәм чаралары онлайн һәм офлайн форматта узачак.
Татар халкының һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелеге тарихы музее
«Манеж» күргәзмәләр залы
Туп утары музее
Ислам мәдәнияте музее
22:00 сәгатьтә бәйрәм салютында очрашабыз!
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля