20.12.2021
Хөрмәтле казанлылар һәм башкалабыз кунаклары!
Яңа короновирус йогышы (COVID-19) таралуны тыю максатыннан профилактик чаралар үтәлү сәбәпле, 2021 елның 20 декабреннән балалар өчен яңа ел чаралары оештырылган биналарга 18 яшьтән өлкәнрәк тамашачылар керү QR-кодлар күрсәткәндә генә рөхсәт ителә.
«Казан Кремле» музей-тыюлыгының яңа ел чараларына килгән вакытта моны исәпкә алуыгызны үтенәбез! Сау-сәламәт булыйк!
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля