07.11.2024
Гавами бинасыБүген Казан Кремленең Гавам урыннары күргәзмә залында «Бөтен кешелекне үз кардәшеңне яраткан кебек ярат…» күргәзмәсе ачылды. Проектны Абай өлкәсе Мәдәният көннәре кысаларында «Җидебай-Бөрілі» дәүләт тарихи-мәдәни һәм әдәби-мемориаль музей-тыюлыгы әзерләде.
Күргәзмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Абай өлкәсе (Казахстан) Хакиме Нурлан Уранхаев булды. Кунакларны ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова озатып йөрде
Күргәзмә казах әдәбияты классигы Абай Конанбайулына, шагыйрь һәм язучы Шәкәрим Ядайбердыулына, язучы һәм галим Мохтар Ауэзовка багышланган. Шулай ук атаклы казах рәссамы Абылхан Кастеевның эшләре белән танышырга мөмкин.
Экспозициядә Татарстан халкын Казахстанның бөек шәхесләренең тормышы һәм иҗаты белән таныштырачак шәхси әйберләр, китаплар һәм кулъязма материаллар тәкъдим ителгән. Барлыгы 80нән артык экспонат. Күргәзмә 9 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Күргәзмә буенча планлаштырылган экскурсияләр:
Күргәзмә 9 ноябрьдә 12:00 гә кадәр эшли.
Материалны ТР Рәисе матбугат хезмәте тәкъдим итте
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля