23.01.2024
Татарстан табигать тарихы музее25 гыйнварда 11:00 сәгатьтә Татарстанның табигый тарих музеенда Казан Кремле музей-тыюлыгы тупланмасыннан «Бразилия ахаклары» күргәзмәсе ачылачак.
Күргәзмә проекты кунакларны зурлыгы, төсләр гаммасы һәм эшкәртү сыйфаты буенча уникаль булган табигый ялтыратылган ахаклар тәкъдим ителгән минералогия коллекциясе белән таныштыра.
Күргәзмәдә 30 төрле экспонатны күрергә мөмкин булачак. Иң зур экземплярның авырлыгы 20 кг артык. Алар һәркайсы яктыртылган кысага урнаштырырлган. Шуңа күрә ахакларның төзелешенең барлык нечкәлекләре һәм аларның кабатланмас рәсеме күренеп тора.
Татарстанның табигый тарих музее хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, бу бизәк ташның составы һәм төзелеше бик күп төрле һәм, нигездә, халцедон катламнары белән аерылып тора. Исеме Сицилия утравындагы Ахатес елгасы (борынгы грек) атамасыннан килеп чыккан, башка аңлатмасы грекчадан «агатес» – «бәхетле».
Күргәзмә 2024 елның 10 мартына кадәр дәвам итәчәк.
Керү билеты: өлкәннәр 150 сум, ташламалы (студентлар, пенсия яшендәгеләр) 100 сум.
Шулай ук күргәзмә залында һәр шимбә көнне 12:00 һәм 13:30 сәгатьләрдә «Таш магиясе» осталык дәресләре узачак, анда табигый ташлардан (шул исәптән ахаклардан) үзегез өчен яки бүләк итеп беләзек ясарга мөмкин.
Осталык дәресләренә телефон аша алдан язылу кирәк: +7 (843) 567-80-35, +7 (843) 567-80-37.
Элемтә ысулы: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, Татарстанның табигый тарих музее, +7 (843) 567-80-37, +7 (843) 567-80-35, muzey.priroda@kazan-kremlin.ru
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля