Туп сарае музеенда Златоуст гравюрасы күргәзмәсе ачылды - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Туп сарае музеенда Златоуст гравюрасы күргәзмәсе ачылды

Казан Кремлендә беренче тапкыр Көньяк Урал дәүләт тарихи музее үзенең уникаль коллекцияләрен тәкъдим итә. «Алтын һәм корыч ялтыравы. Златоуст осталарының шедеврлары» декоратив-гамәли сәнгатьнең уникаль күренешләренең берсе – корычка ясалган Златоуст гравюрасы белән таныштыра.

Златоуст гравировка мәктәбе 1815 елда Златоуст шәһәрендә ачылган Корал фабрикасында барлыкка килә. «Корычка гравюра ясау сәнгате Уралга немец һөнәрчеләр шәһәрләреннән килә. Әмма Урал гравюрасы әзер үрнәкләрне баналь рәвештә кабатлауга тукталып калмый, беренчел технологик импульс алгач, Урал осталары бу катлаулы сәнгатькә үз алыинарын кертә. Алар башлангыч технологияләрне камилләштереп, немец осталарына таныш булмаган сюжет өсти һәм бу тармакны тагын да үстерә», – дип сөйли Көньяк Урал дәүләт тарихи музееның фәнни-тикшеренү эшләре буенча директор урынбасары Дмитрий Чарыков.

Күргәзмәдә Златоуст сәнгатенең 80 экспонаты тәкъдим ителә. Иң күркәм экспонатлар арасында – Златоуст мәктәбенә нигез салучы атаклы оста Иван Бушуевның 1824 елгы кылычы. Экспозициягә шулай ук бизәлгән утлы корал, көнкүреш әйберләре, декоратив паннолар, оста итеп гравировкаланган кылычлар, хәнҗәрләр, пычаклар, шул исәптән Уралдагы беренче хатын-кыз корал ясаучы Нина Лохтачева эскизы буенча эшләнгән кылыч кертелгән.

Музей коллекциясендә гравюралар сәнгатенең үсешен совет гравера осталары Геннадий Берсенев, Александр Боронников, Леонид Вәлиев, Владимир Тарынин, Григорий Мануш һәм башка авторлар эшләгән Златоуст мәктәбе эшләнмәләре күрсәтә.

Күргәзмә үз эшен 2025 елның 27 апреленә кадәр дәвам итәчәк.

Эш режимы: дүшәмбе – ял көне, сишәмбе-пәнҗешәмбе – 10:00-18:00, җомга – 11:00-20:00, шимбә, якшәмбе – 10:00-18:00

Адрес: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, Туп сарае музее

Контактлар: +7 (843) 567-81-60, +7 (843) 567-81-61, muzey.pushka@kazan-kremlin.ru

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽