«Тыюлыклы Татарстан» күргәзмәсе - Музей-заповедник «Казанский Кремль»
Билет алу
Билет алу

«Тыюлыклы Татарстан» күргәзмәсе

11.11.2021

1921 елда Казан университетының урман хуҗалыгы факультеты хезмәткәрләре һәм укытучылары тарафыннан утыртылган дендрарий, 1960 елның 13 апрелендә нигезләнгән Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгының йөзек кашы булып тора. «Америка», «Европа», «Азия» дип аталган секцияләргә берләштерелгән, моннан 100 ел элек утыртылган сирәк һәм экзотик үсемлекләр ботаник бакчаның уникаль фәнни коллекциясен тәшкил итә. «Тыюлыклы Татарстан» күргәзмәсендә бакча тарихы белән танышырга, XX гасырның 20 нче елларында аның чишмә башында торган галимнәр турында кызыклы мәгълүматлар белергә, планетабызның төрле материкларында үсүче, дендрарийда тәкъдим ителгән агач һәм үсемлекләрнең сирәк төрләрен өйрәнергә мөмкин.

Шулай ук күргәзмәдә Халыкара Кызыл китапка кертелгән Татарстанның иң зур ерткыч кошы – ак койрыклы бөркет фотосурәтләрен күрергә мөмкин. Бу кошның яшәү урыны – тыюлыкның Саралин өлеше. Биредә камералар һәм GSM-трекерлар ярдәмендә ак койрыклы бөркетләр популяциясен өйрәнү буенча эш алып барыла. Әлеге җайланмалар галимнәргә бөркетләр тормышы турында, мәслән парлап яшәү рәвеше, туклану рационы, моңарчы билгеле булмаган мәгълүматларны белергә мөмкинлек бирде. Ә кошларга беркетелгән трекерлар аларның күченү һәм кышлавы урыннарын төгәл билгеләргә ярдәм итте. Һәм хәзер без «тыюлыкта» яшәүче кошларның хәтта Казансу өстеннән дә очып үтәләрен беләбез!

Күргәзмә кысаларында Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгының фәнни хезмәткәрләреннән лекцияләр циклы узачак, алар сезгә дендрарий тарихы һәм фәнни тикшеренүләрнең үзенчәлекләре, хайваннар артыннан күзәтү нәтиҗәләре, фотокапкыннар ярдәмендә ясалган ачышлар турында сөйләячәк.

«Тыюлыклы Татарстан» күргәзмәсендә булганнан соң, сез төбәгебезнең тыюлыклы табигате турында күп кенә кызыклы фәнни фактлар белерсез.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽