«Унынчы Кирмән укулары» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциядә катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды - Музей-заповедник «Казанский Кремль»
Билет алу
Билет алу

«Унынчы Кирмән укулары» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциядә катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды

03.08.2022

2022 елның 20-21 октябрендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында «Унынчы Кирмән укулары» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узачак.

2022 елда конференция унынчы тапкыр уздырыла һәм музейларның иң төп бурычларының берсе – килүчеләр белән эшләүгә багышлана. Бүген музей – динамик рәвештә үзгәрүче мәдәни институт, аның белән бергә бирегә килүче дә үзгәреш кичерә. Конференция кысаларында без килүчеләрнең төрле категорияләре белән эшләү алымнары һәм формалары турында сөйләшергә тәкъдим итәбез.

ЭШНЕҢ ТӨП ЮНӘЛЕШЛӘРЕ

  • Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен музей программалары
  • Мәктәп аудиториясе белән эшләүнең инновацион формалары
  • Музей һәм яшьләр
  • Гаилә аудиториясе белән эшләүнең заманча алымнары
  • Өлкән буын өчен музей программалары
  • Музейда инклюзив программалар.

Конференция кысаларында музей практикумы, ягъни, «Казан Кремле» музей-тыюлыгының мәдәни-белем бирү программалары белән танышу каралган. Мәдәни программа кысаларында шәһәр, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы һәм аның музейлары буенча экскурсияләр үткәрү каралган.

мКОНФЕРЕНЦИЯДӘ КАТНАШУ ШАРТЛАРЫ

Катнашу: шәхси килеп/онлайн.

Конференциядә катнашу мәкаләне бастыруның мәҗбүри шарты булып тора.

Катнашу өчен гаризалар 2022 елның 21 сентябренә кадәр nauka.kreml@mail.ru электрон адресы буенча җибәрергә кирәк. Җыентыкта бастыру өчен мәкаләләр 2022 елның 30 октябренә кадәр кабул ителә.

Конференция темасына туры килми торган гаризаларны оештыру комитеты кире кагарга хокуклы. Гаризалар оештыру комитеты тарафыннан каралгач, авторларга электрон почта аша шәхси хат-чакыру һәм конференция программасы проекты җибәреләчәк.

Конференциягә чит шәһәрләрдән килгән катнашучыларның юл һәм торак чыгымнары үз хисапларына гамәлгә ашырыла.

Элемтә ысуллары:
Фәнни-методик эш бүлеге, тел. +7 (843) 567-80-29,
E-mail: nauka.kreml@mail.ru

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽