30.05.2023
2023 елның 31 маеннан 13 июленә кадәр Автоном коммерцияле булмаган оешма «Татнефть-Наследие» «Таткульресурсцентр» ДБУ ярдәме белән «ЭТНО:Культура|Мода|Музыка» — Татарстан халыкларының мәдәни коды этномәдәният буенча чаралар үткәрәчәк. Программага Татарстан Республикасының мода, милли музыка, традицион аш-су һәм мәдәни мирас индустриясе өлкәләренә багышланган бушлай дискуссияләр, мастер-класслар һәм воркшоплар керәчәк. Чаралар 15-22 июльдә Болгар шәһәрендә узачак «Тормыш стиле – мәдәни код» халык иҗаты һәм декоратив-кулланма сәнгать этно – fashion фестивале кысаларында оештырыла.
Чаралар шулай ук Казан Кремленең Гавами урыннары бинасында һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә узачак. Аларда 10нан артык спикер чыгыш ясаячак. Алар арасында: дизайнер, Евразия этно-дизайнерлар ассоциациясе әгъзасы Солтан Салиев, BURO BANU бренды дизайнеры Элара Шәйхи, «Душегрея» дизайнеры Юлия Әхмәтҗанова, Әлмәттән ABIEM Project эксперименталь музыкаль проекты, folk group ZAKARIA һәм башкалар. Төп программаның модераторы – этнолог Елена Гущина.
31 майда 17:00 сәгатьтә Казан Кремленең Гавами урыннары бинасында түбәндәге темаларга фикер алышу узачак: «Үткән чор стиле — ул киләчәктә ничек яшәячәк һәм аңа сорау бармы?»; «Этномоданы ничек итеп актуаль һәм кирәкле итәргә?»; «Татар зәркән эшләнмәләре ничек сакланган?». Төп программадан соң «Мода индустриясенә этностилистиканы кертү алымнары» воркшоп планлаштырылган.
Чарада катнашу өчен сылтама буенча үтеп теркәлү узарга кирәк
*Программада үзгәрешләр булырга мөмкин, тулырак мәгълүмат «ТН-Наследие» телеграм-каналында.
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля