Казан Кремлендә «Беренче кадр» күргәзмәсе ачылды - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Казан Кремлендә «Беренче кадр» күргәзмәсе ачылды

«Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залында «Бертуган Васильевлар остаханәсе» иҗат үзәге белән берлектә оештырылган «Беренче кадр» күргәзмәсен ачу тантанасы булды. Экспозиция тамашачыларны заманча кино сәнгатенә нигез салган ачышлар тарихына чумарга һәм тәҗрибәләре кинематограф тууга китергән күренекле новаторлар турында белергә чакыра.

«Беренче кадр» күргәзмәсе кинематографиягә кадәрге чорга — технологик ачышларның 200 еллыгын үз эченә алган чорга багышлана.

«Бу күргәзмәне оештыручыларга рәхмәт әйтәсе килә. Алар барлык уенчыкларга икенче сулыш бирде», – диде «Шаян-ТВ»ның башкарма директоры – баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова.

Күргәзмәнең кураторы Максим Васильев кунаклар белән экспонатларның ничек җыелуы һәм бу күргәзмәнең эчтәлеге турында уртаклашты.

«Күргәзмә кинематограф тарихы, аның барлыкка килү этабы турында. Быел бертуган Люмьерлар төшергән беренче кадрга 130 ел тула. Әмма чынлыкта аларга кадәр беренче кадрның бу моментын якынайткан йөзләгән кеше бар иде. Һәм без нәкъ менә шушы этап турында сөйлибез, ә абыйлы-энеле Люмьерлар белән безнең күргәзмә тәмамлана. Бу күргәзмәдә без исемнәргә басым ясадык, сез залларда бу шәхесләрнең барысының да портретларын күрерсез», – дип билгеләде ул.

«Манеж» залларында Россиядә иң зур анимация һәм оптика җайланмалары җыелмасы булган «Бертуган Васильевлар остаханәсе» коллекциясеннән 100 дән артык оригиналь приборлар тәкъдим ителгән. Экспонатлар арасында:

– XIX гасырның проекцион «Тылсымлы фонарьлар»;

– Күләмле сурәтләрне күрсәтү өчен стереоскоплар;

– Хәрәкәт иллюзиясен тудырган сирәк оптик уенчыклар.

«Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры урынбасары Жанна Ушакова: «Бүген без бик кызыклы күргәзмә ачабыз. Аның төп үзенчәлеге – интерактивлык. Экспонатларның яртысыннан күбрәген кул белән тотып карарга, гаҗәпләнергә, шатланырга һәм яңадан үзеңне бала итеп хис итәргә мөмкин. «Бертуган Васильевлар остаханәсенә» искиткеч күргәзмә өчен рәхмәт белдерәм».

Интерактив зонага аерым игътибар бирелде, анда килүчеләр борынгы җайланмаларның зурайтылган 15 күчермәсен күрә, бер гасырдан артык кешеләрне гаҗәпләндергән анимацион эффектларны әйләндерә, хәрәкәтләндерә һәм кабатлый алачак.

Күргәзмә кысаларында анимация тарихы турында тематик экскурсияләр, оптик уенчыклар ясау буенча осталык дәресләре, кинематограф үсешенең төп этаплары турында лекцияләр узачак.

Күргәзмә 30 майдан 28 сентябрьгә кадәр «Манеж» күргәзмәләр залында («Казан Кремле» музей-тыюлыгы) эшләячәк.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽