Казан Кремлендә «Борынгы төрек хәзинәләре» күргәзмәсе ачылды - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Казан Кремлендә «Борынгы төрек хәзинәләре» күргәзмәсе ачылды

Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда «Борынгы төрек хәзинәләре» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә Анастасия Бузунееваның сәнгать эшләре, Ирина Зубцованың автор курчаклары, шулай ук «Казан Кремле» музей-тыюлыгы фондларыннан татарларның декоратив-гамәли сәнгать әйберләре тәкъдим ителгән.

Анастасия Бузунеева Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы булып тора. Яшьлеген ул Урта Азиядә, Төрекмәнстанда уздыра, анда матур төсмерләргә һәм бизәкләргә мәхәббәт сеңеп кенә калмый, күп санлы төрки халыкларның костюм үзенчәлекләре белән дә таныша. Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында алган белеме, аңа хас якты колорит белән мультипликация, реставрация, сценография өлкәсендәге эш тәҗрибәсе рәссамның якты һәм ышанычлы стилен формалаштыра. Аның эшенә билгеләнгән әсәрнең темасын, костюм үзенчәлекләрен, халык риваятьләрен һәм әкиятләрен, һөнәрләрен тирәнтен өйрәнү хас. Анастасия Бузунеева берничә серия картиналар иҗат итә, алар арасында «Сөембикә биюе», «Казан өстендә таң», «Татар халкы зирәклеге». Күргәзмәдә «Борынгы төрек хәзинәләре» сериясе тәкъдим ителә.

«Мин сезне безнең күргәзмәдә күрүемә бик шат, безнең эшләрне караудан ләззәт алырсыз, рухланырсыз һәм үзегезне шатландырырсыз дип ышанам», – диде күргәзмәнең ачылыш тантанасында Бузунеева.

Декоратив-гамәли сәнгать остасы Ирина Дубцова автор курчакларын ясауга психолог һөнәре аша килгән. 1996 елдан хәрби бәрелешләрдә катнашкан кешеләр белән эшләп, ул әкренләп сәнгать белән шөгыльләнә башлый. Һөнәри дәрәҗәсен күтәрү өчен «фарфор кою», «чигүче» белгечлекләрен үзләштерә, рәсем һәм сынлы сәнгатьне өйрәнә. Күргәзмәдә аның татар һәм көнчыгыш мәдәниятен чагылдырган этник стильдәге әсәрләре тәкъдим ителгән, аларның һәрберсе уникаль һәм кабатланмас.

«Бу тантаналы вакыйгага килүегез өчен һәрберегезгә рәхмәт белдерәм. Биредә минем курчакларым әллә ни күп түгел, ләкин алар минем бу дөньяга карашымны чагылдыра. Әйтергә теләгән сүзем, хәзер курчаклар – сәнгатьтә тулы бер юнәлеш. Ул әлегә җитәрлек дәрәҗәдә билгеле түгел, ул яшь һәм мин, бу яшь сәнгать вәкиле буларак, сезне төрле юнәлешләр белән таныштырырга теләр идем. Һәр курчакка мәгънә салынган, һәркайсына бик күп эш куелган. Курчак остасы булу җиңел түгел. Кайчандыр бик күптән бу юнәлешне безнең илдә рәссамнар башлаган иде. Хәзер дә аңлыйм: курчаклар ясау өчен рәссам гына түгел, дизайнер да, ювелир да булырга кирәк», – дип Ирина Зубцова кунакларны һәм республика халкын күргәзмәгә чакырды.

Ике рәссам да Россия һәм халыкара күргәзмәләрдә катнаша. Аларның эшләре шәхси һәм музей тупланмаларында саклана.

Төрки халыкларның традицион мәдәниятен өйрәнүче, «Кокон» иҗат лабораториясе җитәкчесе, «Хан модасы» китабы авторы Рәмзия Кашапова: «Сез беләсезме, ир-ат картина язганда, ир-ат рәссам булганда, ул хатын-кыздан илһам ала, ә хатын-кыз портретлар, образлар язганда, ул күңелегә карый. Һәм менә бу киндер өстендә – хатын-кыз җаны, төрки дөнья җаны, тарихыбыз җаны һәм киләчәгебез җаны».

«Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры урынбасары Жанна Ушакова: «Күргәзмгә Анастасия Бузунееваның картиналар сериясе исеме бирелде. Ләкин безнең өчен дә бу исем бик символик һәм без күргәзмәне әлеге музейда ачуыбыз очраклы түгел. Музейның төп экспозициясе нәкъ менә татар халкының гомумтөрки мохитеннән килеп чыгуына багышланган. Һәркемгә билгеле, Татарстан Россия Федерациясе төрки чыгышлы илләре һәм төбәкләре белән бик актив элемтәдә тора. Ә 2026 ел Казан ислам дөньясының мәдәни башкаласы дип игълан ителде, шуңа күрә без һичшиксез мондый күргәзмәләрне дәвам итәчәкбез һәм төрки мәдәниятне алга этәрәчәкбез, аны актив рәвештә тәкъдим итәчәкбез. Күргәзмә күбесенчә төрки халыкларның хатын-кыз костюмына багышланган. Әгәр дә сез рәсемнәр һәм курчакларның элементларын һәм детальләрен игътибар белән карасагыз, төрки мәдәниятендә уртаклыкның никадәр күп булуын күрерсез».

Күргәзмәне ачуда шулай ук Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Угур Йилмаз һәм Венгриянең Казандагы генераль консулы Сергей Сюч катнашты.

«Венгрларның да төрки тамырлары булуын бик азлар белә. Венгрлар үз тарихларын, гореф – гадәтләрен, мәдәниятен бик кадерли, шуңа күрә безнең өчен шундый гүзәл рәссамнарның да безнең уртак тарихыбызны, мәдәниятебезне һәм традицияләребезне саклауларын күрү бик мөһим», – дип билгеләде Сергей Сюч.

«Борынгы төркиләр хәзинәләре» күргәзмәсе «Казан Кремле» музей-тыюлыгы коллекциясеннән этнография әйберләре белән тулыландырылачак һәм 14 сентябрьгә кадәр эшләячәк.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽