Казан Кремлендә «Мирас һәм традицияләр» декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе ачылды - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Казан Кремлендә «Мирас һәм традицияләр» декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе ачылды

2023 елның 17 июлендә Гавами урыннары күргәзмә залларында «Мирас һәм традицияләр» күргәзмәсе тантаналы рәвештә ачылды. Биредә декоратив-кулланма сәнгатьнең төрле юнәлешләре буенча 400дән артык эш тәкъдим ителгән: лак миниатюрасы, керамика һәм фарфор, таш кисү сәнгате, эмальер сәнгате, металлны сәнгатьле эшкәртү, автор курчаклары, сөяк һәм агачтан сәнгатьле уеп ясау, корал сәнгате, тире эшкәртү, пыяла эшкәртү, зәркән сәнгать, этник бизәнү әйберләре сәнгате, цифрлы графика.

Күргәзмәдә Татарстан, Башкортстан, Дагстан һәм Алтай Республикаларыннан; Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан; Мәскәү, Свердловск, Түбән Новгород өлкәләреннән; Ненец автономияле округыннан, Ставрополь краеннан, Луганск Халык Республикасыннан талантлы осталарның эшләре тәкъдим ителде.

Ачылышта Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Адгамова катнашты, ул: «Бүген, Россия Федерациясе Президенты Указы белән ике ел элек билгеләнгән Россия фольклор көнендә, күргәзмәне ачуыбыз бик символик мәгънәгә ия. Ләкин монда иң мөһиме – яшь буынга тупланган тәҗрибәне һәм белемнәрне саклаучы, тапшыручы һәм җиткерүче кешеләр, аларсыз бу проект та, башкалар да мөмкин булмас иде. Бу күргәзмә кеше куллары белән барлыкка китерелгән халык иҗатына кагылырга, башка халыкларның мәдәнияте һәм сәнгате белән танышырга мөмкинлек бирә».

«Кулланма сәнгать рәссамнарының иҗади берлеге» төбәкара иҗтимагый оешмасы директоры Сергей Коломийцев: «Без Казан шәһәренә, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына шундый җылы кабул итүләре, Казан Кремлендә иң яхшы мәйданчык биргәннәре, Россия, Татарстан мәдәниятен үстерергә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре, безгә иң яхшы рәссамнарны алып килергә мөмкинлек биргәннәре өчен бик рәхмәтле», – дип ассызыклады.

Иҗтимагый палата рәисе Зилә Вәлиева: «Бүген халык сәнгатенә, халык осталары иҗатына зур игътибар бирелә – болар барысы да яңа дәрәҗәгә күтәрелә», – диде.

«Татнефть-Наследие» тарихи һәм мәдәни мирасны саклауга ярдәм итү үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешма директоры Аделина Павлова болай дип аңлатты: «Безнең «Таткультресурсүзәк» белән берлектә эшләвебез көчәя генә бара, һәм мин нәкъ менә халык һөнәрләренә зур игътибар бирелүенә бик шатмын, чөнки безнең юнәлешләрнең берсе – тарихи-мәдәни мирас».

Казан дәүләт мәдәният институтының укыту-тәрбия эше буенча проректоры Татьяна Леонтьева чыгышларны йомгаклап: «Бүген бу күргәзмә белән танышу миндә бик сөенечле тәэсирләр калдырды. Декоратив-кулланма сәнгатьнең ничек бирелүе, аның заманча һәм актуаль булуын күрү аеруча рәхәт. Бу инде мирас кына түгел, ә аның никадәр заманча һәм әһәмиятле булуын күрсәтүдә алга таба бер адым да», – дип белдерде.

«Мирас һәм традицияләр» күргәзмәсе дәвамында кунаклар танылган рәссамнар һәм осталар белән аралаша ала. Чара видеофильмнар күрсәтү белән озата барылачак. Күргәзмә 23 июльгә кадәр дәвам итә. Шулай ук күргәзмә кысаларында лекцияләр һәм мастер-класслар каралган.

Күргәзмә Казан Кремле Гавами урыннары бинасының 1 подъездында урнашкан. Эш режимы: дүшәмбе-пәнҗешәмбе 10:00-18: 00, җомга:11:00-20:00, шимбә-якшәмбе 10:00-18:00. Керү ирекле.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽