08.02.2023
Татарстан табигать тарихы музее2023 елның 8 февралендә, Россия фәне көнендә, «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Татарстан табигать тарихы музеенда «Казан диңгезе» мультимедиа инсталляциясе ачылды.
Хәзер музейның икенче катында 265 млн ел элек Татарстан җирлегендә булган диңгезне күрергә мөмкин. Залда яңа җиһазлар урнаштырылган: яктырткычлар, проекторлар һәм тавыш җайланмалары, ә түшәмдә перм чорының диңгез тормышы турында сөйләүче фильм күрсәтелә.
«Әлеге залның эчтәлеген үзгәртү турында беренче тапкыр бер ел элек сөйләшү башладык. Бу чорда без аппаратура урнаштырудан алып, фильм төшерүгә кадәр зур эш башкардык. Инсталляция өстендә эшләү барышында ABAU студиясенә консультация биргән әйдәп баручы белгечләребезгә аерым рәхмәт әйтәсе килә», – дип мөрәҗәгать итте кунакларга Татарстанның табигать тарихы музее җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Светлана Кремкова.
Инсталляция Татарстанның табигать тарихы музеның икенче катының 8 залында урнашкан.
Музейга керү билетлары:
Музейга Пушкин картасы белән керегә була
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля