«Эрмитаж-Казан» үзәге күргәзмәсе Лихачев премиясенә номинацияләнде - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Эрмитаж-Казан» үзәге күргәзмәсе Лихачев премиясенә номинацияләнде

Дәүләт Эрмитажы тупланмасыннан «Үз күзләреңә ышанма. Сәнгатьтә иллюзияләр» күргәзмәсе музей эше өлкәсендә Д.С. Лихачев исемендәге Милли премия финалистлары арасына «Музейның пиар-кампаниясе» номинациясенә керде. Күргәзмә проекты 2024 елның 22 февраленнән 27 октябренә кадәр «Эрмитаж-Казан» үзәгендә тәкъдим ителде.

Академик Д.С. Лихачев исемендәге Милли премия — Россия музей өлкәсендә иң әһәмиятле бүләкләрнең берсе. Ул РФ Мәдәният министрлыгы тарафыннан музей эшен үстерүгә зур өлеш керткән профессионалларны һәм институтларны бүләкләү өчен булдырыла. Премия музейларның иҗтимагый әһәмиятен ассызыклый, музей һөнәрләренең абруен күтәрә һәм бу өлкәнең үсеш перспективаларына игътибарны җәлеп итә.

РФ Мәдәният министрлыгының музейлар һәм цирк сәнгатенә ярдәм департаменты директоры Елена Харламова билгеләп үтүенчә: «Бу чыннан да музей Оскары дип әйтергә була < > Без тантанага бик җитди карыйбыз, чөнки 24 еллык эш нәтиҗәләре буенча чыннан да иң яхшыларны хөрмәтлибез».

Премия җиңүчеләре 21 майда Мәскәүнең Дәүләт академия Кече театрында тантаналы чарада игълан ителәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Дәүләт Эрмитажы тупланмасыннан «Үз күзләреңә ышанма. Сәнгатьтә иллюзияләр» күргәзмәсендә рәсем сәнгате, графика, скульптура, декоратив-гамәли сәнгать тәкъдим ителде. Алар XVI гасырдан ХХ гасыр башына кадәр алдау төрләренең күптөрлелеген күрсәтә. Күргәзмә проекты балалар өчен уен зоналары, хуш исле станцияләр, мультимедия һәм тактиль станцияләр белән гадәти булмаган сәнгать дөньясына интерактив чуму, сәнгатьтә алдау-предметларны чишүнең мавыктыргыч уены булды! Күргәзмәгә 113 000 нән артык кеше килде.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля

  • АЛАН АШ
    Кафе с демократичными ценами, татарской кухней и роботом официантом.
    Время работы — 10:00-18:00
    Средний чек — 300 ₽
  • ТИМЕРХАН
    Новый ресторан с просторным залом, где можно заказать блюда татарской и поволжской кухни.
    Время работы — 10:00-19:00
    Средний чек — 1000 ₽
  • TATAR by TUBETEY
    Кафе татарской кухни. Здесь можно попробовать традиционные блюда на новый лад и в современной подаче.
    Время работы — 12:00-19:00
    Средний чек — 650 ₽
  • ЧИРЭМ
    Татарский ресторан входящий в топ-50 ресторанов России. Стоит попробовать домашние татарские блюда, переосмысленные шефом Артёмом Лаптевым.
    Время работы — 12:00-23:00
    Средний чек — 1500 ₽
  • АУЛАК
    Кофейня с завтраками целый день, татарской выпечкой и десертами.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 500 ₽
  • СУВЕНИРЫ И УГОЩЕНИЯ ОТ БАХЕТЛЕ
    Небольшой кафетерий при супермаркете домашней еды. Как и в других магазинах сети, тут большой выбор выпечки и десертов.
    Время работы — 9:00-20:00
    Средний чек — 200 ₽
  • ПУШЕЧНЫЙ ДВОР
    Кафе в традиционном стилей с татарской и европейской кухней. Есть детское меню.
    Время работы — 9:00-21:00
    Средний чек — 350 ₽