12.07.2023
Гавами бинасы17 июльдә 14:00 сәгатьтә Гавами урыннары күргәзмә залларында «Мирас һәм традицияләр» декоратив-кулланма сәнгать күргәзмәсе ачылачак. Әлеге күргәзмә атказанган осталарның һәм рәссамнарның уникаль авторлык эшләре аша Россия халыклары мәдәниятләренең берләшүен тәкъдим итәчәк.
Биредә декоратив-кулланма сәнгатьнең 15 юнәлеше буенча 400дән артык эш тәкъдим ителәчәк: лак миниатюрасы, керамика һәм фарфор, таш кисү сәнгате, эмальер сәнгате, металлны сәнгатьле эшкәртү, автор курчаклары, сөяк һәм агачтан сәнгатьле уеп ясау, корал сәнгате, тире эшкәртү, пыяла эшкәртү, зәркән сәнгать, этник бизәнү әйберләре сәнгате, цифрлы графика. Күргәзмәдә Татарстан, Башкортстан, Дагстан һәм Алтай Республикаларыннан; Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан; Мәскәү, Свердловск, Түбән Новгород өлкәләреннән; Ненец автономияле округыннан, Ставрополь краеннан, Луганск Халык Республикасыннан талантлы осталарның эшләре күрсәтелә.
Эмальер сәнгатен яратучылар Карл Фаберже техникасында эмальер эшләренең искиткеч экспозициясе белән таныша алачак. Шулай ук кунаклар заманча рәссамнарның классик рәсем сәнгате экспозициясен күрә алачак. «Мирас һәм традицияләр» күргәзмәсе дәвамында кунаклар танылган рәссамнар һәм осталар белән аралаша ала. Чара видеофильмнар күрсәтү белән озата барачак. Күргәзмә 23 июльгә кадәр дәвам итә.
Шулай ук күргәзмә кысаларында лекцияләр һәм мастер-класслар узачак:
Тулырак телеграмма-каналда
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля