30.03.2023
Благовещение соборы тарихы музее2023 елның 9 апреленнән Благовещение соборы тарихы музеенда Гайсә Мәсихнең терелү бәйрәменә багышланган «Пасханы каршылап» күргәзмәсе эшли башлый. Күргәзмә 2023 елның 1 июненә кадәр дәвам итәчәк.
Экспозициядә Император фарфор заводында һәм шәхси заводларда җитештерелгән фарфор һәм пыяладан ясалган, барлыгы 26 данә йомырка тәкъдим ителәчәк.
Экспонатларга төшерелгән сурәтләр арасында «Фавор тавында Гайсә Мәсихнең үзгәрүе», «Мәсехнең терелүе», «Яшерен кичке аш» кебек аның тормыш вакыйгаларын тасвирлаучы сюжетлар, чәчәкләр рәсеме, рус Православие Чиркәвенең инҗилчеләре һәм изгеләре образлары урын ала. Могҗиза тудыручы Николай һәм «Мәсихнең терелүе» сюжеты сурәтләнгән калын үтә күренмәле пыяладан ясалган йомырка күргәзмәнең иң кызыклы экспонатларының берсе.
Күргәзмәне рәссам Елизавета Бёмның бәйрәм открыткалары тулыландыра. XX гасыр башында популяр булган почта открыткаларындагы Пасха сюжетлары игелеклелек белән тулы. Алар бәйрәм рухын тагын да ныграк сизәргә мөмкинлек бирә.
Пасханың лирик рухы рус шагыйрьләренең иҗатында да чагылыш тапкан. Күргәзмәне бизәүдә рус шагыйрьләренең Пасха һәм башка христиан бәйрәмнәренә багышланган шигырьләр кулланыла.
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля