19.01.2024
2023 елның апрелендә Казан Кремлендә «Туристлык-рекреацион өлкәне үстерү потенциалы буларак тарихи-мәдәни мирас» XII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Чарада Россиянең төрле төбәкләреннән музей, сәнгать белгечләре һәм культурологлар катнашты.
Әлеге конференция нәтиҗәләре буенча материаллар җыентыгы басылып чыкты. Басмага конференциянең пленар утырышында катнашучыларның һәм биш секциянең мәкаләләре керде: «Матди булмаган мәдәни мирасны саклау һәм презентацияләү», «Музей киңлегендә мәдәни мирасны саклау һәм презентацияләү», «Мәдәни мирасны популярлаштыру һәм презентацияләү формасы буларак музей программалары», «Мирас һәм туризм: үзара хезмәттәшлек тәҗрибәсе», «Мәдәни мирас объектларын алга җибәрү: мәдәни брендинг һәм менеджмент».
Җыентык музей хезмәткәрләренә, педагогларга, күргәзмә заллары һәм инклюзив программа кураторларына, шулай ук тарихи-мәдәни мирасны саклау мәсьәләләре белән кызыксынучыларга кызыклы булыр дип ышанабыз.
Материаллар белән сылтама буенча үтеп танышырга мөмкин.
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля