Император сарае чиркәве
Объект тасвирламасы
Сарай чиркәве XVII гасырда Казан Кирмәненен төньяк өлешендә төзелә. Фаразларның берсе буенча гыйбадәтханә ханлык чорында Нургали мәчете урнашкан урында була. XVIII гасырда чиркәү үзгәртеп корыла һәм Введенский буларак изгеләштерелә. Диварлар зур кирпечтән, шомартылган. Чиркәү үзендә рус бароккосы традицияләрен гәүдәләндерә.
Введенский чиркәве «шәхси» булып санала, Казан губернаторы өчен кулланыла. Чиркәүдә гыйбадәтләрне сарайда яшәгән бер рухани үткәрә, псаломчылар – чакырылган кешеләр була.
1749 елдагы янгыннан соң чиркәү төзекләндерелә. Әмма 1815 елгы янгыннан соң аның башлангыч кыяфәтен торгызу мөмкин булмый. Исән калган чиркәү корылмаларында 1849 елга кадәр дары склады урнаша.
1836 елда Император Николай I Казанга килгән вакытында янган чиркәүне яңадан торгызырга һәм тиздән төзеләчәк Губернатор сарае белән тоташтырырга әмер бирә.
Чиркәү губернатор сараена караган чиркәү буларак торгызыла.
1859 елда чиркәү Апостолдага Изге Рух килү хөрмәтенә изгеләштерелә.
Әлеге чиркәү белән янәшәдәге Изге газап чигүче ханбикә Александра урыны икенче катны биләп тора, беренче катта Николай Чудотворц исеменә багыну урыны ясала, анда куелган гыйбадәтханә иконасы XIX гасыр уртасында җирле морза вәкиле Анна Давыдов Боратынская тарафыннан бирелә.
Иконалар һәм гыйбадәтханә кирәк-яраклары XIX гасырда иҗат ителгән, ләкин безнең көннәргә кадәр сакланмаган, чөнки 1918 елда чиркәүне талап бетерәләр. Совет чорында чиркәү ашханә функциясен үти. Аның эчке бизәлеше юкка чыга.
Яңа чиркәү янган гыйбадәтханәнең төп өлешләрен кабатлый. Бина пирамида з
рәвешендә һәм төрле зурлыкта төзелә.
Почмаклардагы чыгымтыклар купшы капителле ярым колонна бәйләмнәре белән бизәлә, түбә астына кирпеч фризлары куела. Тәрәзәләрдә – “әтәч кикрикле” бизәкле тәрәзә йөзлекләре. Галерея изүләр белән һәм янәшәсендә бизәк рәвешендәге турыпочмаклы калкулыклар белән каплана.
Гыйбадәтханәнең очы сигез кырлы барабандага урнаштырылган мәк суганчасы рәвешендә эшләнә. Аның почмаклары ярымколонналар белән ассызыклана. Кыры һәм түбәнең кабыргалары буйлап мәкне имән ботаклары һәм яфраклар бизи.
Чиркәүнең арка кебек ябык өлеше бар – теремнардан алынган шундый иске архитектур элементлы гыйбадәтханаләрдә аз сакланып калаган. Башта галерея пыяла белән капланмый, П хәрефе рәвешендәге балкон булып тора.
Пыяла белән каплагач, ул якты коридорга әйләнә. 2002 елда чиркәү төзекләндерелә, барлык тәрәзә рамнары ачыла башлый. Чиркәү гамәлдәге булмаса да, аның гөмбәзендә Юнеско билгесе куелган. Тиздән әлеге билге алына, шуңа курә чиркәүнең гөмбәзендә хәзерге вакытта Юнеско билгесе дә, тәре дә бекетелмәгән. Бүген чиркәү бинасында икенче катта татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музееның даими экспозициясе урнашкан. Беренче катта – Музейның күргәзмәләр залы.