Сөембикә манарасы
Объектның тасвирламасы
Манара XVII – XVIII гасырларда төзелгән һәм Сафа-Гәрәй хан вафатыннан соң, 1549 елдан 1551 елга кадәр Казан белән идарә иткән, Казан ханбикәсе Сөембикә хөрмәтенә аталган. Корылма күзәтче манарасы вазыйфасын башкара, аның биеклегеннән Идел һәм Казансу елгаларына караган киң манзара ачыла.
Сөембикә манарасы зур, яшы яндырылган кирпечтән төзелгән, мәйданы 140 кв.м., 7 ярустан тора, ә аның гомуми биеклеге 58 метрга җитә. Түбәндәге төрле биеклектәге өч каты тигезяклы квадраттан гыйбарәт. Һәр яктан ачык галереяләр, террасалар белән әйләндереп алынган. Терраса беренче яруста култыксалар, икенче һәм өченче яруста билләмәләр белән камалган.
Сөембикә манарасының түбән ярусы цилиндр рәвешендәге гөмбәз белән тоташтырылган, ике пилоннан тора. Бинаның көньяк һәм төньяк фасадларында кирпечтән эшләнгән түгәрәк тәрәзәләр һәм зур булмаган ишекләр бар, алар манараның эчендәге бүлмәләргә алып бара. Көнбатыш һәм өнчыгыш фасадлардагы пилоннар декоратив колонналар белән бизәлгән (барлыгы 8 колонна). Һәр пилонның калын катламында манараның өске ярусына алып менүче бормалы баскычлы коридорлар урнашкан.
Юл “Көн һәм төн” дип аталган заманча чүкеп ясалган капкалар белән капланган. Алар 2003 елда архитектор Р.М. Зәбиров эскизы буенча ясалган.
Капка урнашкан арка, кышкы кояш тотылган көндә кояш чыгышына юнәлтелгән. Шуңа күрә капкага кояш һәм ярты ай, көн һәм төн алмашын чагылдыручы нурлар һәм йолдызларның символик сурәтләре ясалган.
Көн һәм төн тамгалары шулай ук капканың өске өлешендә зодиак символларын урнаштыруда чагыла: көн һәм табигатьнең яңарышы язгы-җәйге зодиак билгеләре, төн һәм табигатьнең йокы вакыты – көзге-кышкы билгеләр белән билгеләнгән.
Капкаларның зур өлеше лалә чәчәкләре һәм бизәлгән үсемлек орнаменты белән бизәлгән.
Капканың кырыйларында һәм аскы өлешендә легендар һәм мифологик хайваннар сүрәтләнгән: Сирин кошы, туристларны әкияти илнең тылсымлы киңлекләренә алып китә, аккош – ханбикә Сөембикәнең могҗизалы коткару символы; боланга һөҗүм иткән лачын – хакимият образы (манара элеккеге Хан сараена якын урнашкан); томшыгына кызылбалчык капкан үрдәк – тынычлык символы.
Капкага балтаны хәтерләтүче корал рзвешендәге йозак куелган, ә шакылдаткычлар арыслан башы сурәтендә. Капка хәзерге вакытта башкара матурлык өчен кулланыла.
Манараның икенче һәм өченче ярусларында гөмбәзсыман түшәмәсе бар, аларның тәрәзәләре һәм ишек уемнары өч катлы аркалары белән тәмамлана.
Дүртенче һәм бишенче яруслар сигезпочмак формасында башкарылган. Мондый конструкциясе манараны 20% югарырак итәргә һәм җил йогынтысыннан котылырга мөмкинлек бирә. Бишенче ярус һәм каравыл тәрәзәләре ярым түгәрәк аркалар һәм гади чыгып торган дугалар белән камалган.
Манараның алтынчы ярусы киселгән пирамида яки кырлы чатыр рәвешендә. Җиденче ярус сигез кырлы күзштче манарасыннан гыйбарәт. Барлык ярус кырыйлары калаклар яки юка ярым әйләнәләр белән ассызыклана.
Манараның очы яшел төстәге тимердән гыйбарәт, аныд өсенә алтын йөгертелгән алма һәм ярым ай беркетелгән.
Манара төньяк-көнчыгыш якка 1,98 метрга авыша, ул грунт катламнарының юылуы белән бәйле. Алга таба авышуны туктату өчен 1914-1916 елларда манараның түбән ярусы тимер билләмә белән каплана. 1941-1955 елларда манараның нигезе ныгытыла һәм тикшеренүләр үткәрелә. 1958-1959 елларда архитектор С.С. Айдаров җитәкчелегендә манараның тышкы ягын төзекләндерү эшләре алып барыла, уемнар һәм эчке агач конструкцияләр реставрацияләнелә.
1977-1978 елларда О.И. Берим һәм А.И. Исхаков җитәкчелегендәге Татгражданпроект» институты тарафыннан эшләнгән проект буенча манара нигезен ныгыту эшләре башкарыла.
1985-1991 елларда А.и. Исхаков җитәкчелегендәге «Татинвестгражданпроект» институты тарафыннан Сөембикә манарасын консервацияләү проекты эшләнә. «Гидроспецстрой»идарәсе көче белән, манараның нигезен бораулау эшләре башкарыла. Архитектор Г.М. Гаязов җитәкчелегендә фасадларын һәм эчке бизәлеше реставрацияләнә. Кирпеч салу өслеген ныгытуның һәм диварларны тонировкалауның үзенчәлекле алымын кулланыла. Манара очына алтын ярымай әзерләнә һәм беркетелә.
1998 елда манараның нигезен ныгыталар һәм нәтиҗәдә манара авышудан туктый. Хәзерге вакытта манараны музейлаштыру процессында бара һәм ул Казан Кирмәне экскурсия программаларының аерылгысыз өлеше булып тора.