Гавами урыннары ишегалдында кино күрсәтү - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Гавами урыннары ишегалдында кино күрсәтү

02.06.2024

Гавами урыннары ишегалдында ачык һавада кино күрсәтү сериясе уза. Казан халкы һәм кунаклары Казан Кремле территориясендә ачык һавада гаилә фильмнары һәм мультфильмнары карый ала. Керү ирекле.

ДЖУНГЛИ КҮЗӘТЧЕЛЕГЕ: ДӨНЬЯ БУЙЛАП СӘЯХӘТ (ДОЗОР ДЖУНГЛЕЙ: КРУГОСВЕТКА)

Серле Супер Явыз джунглины алсу күбек белән каплый. Ул су белән элемтәгә кергәндә шартлый. Пингвин Морис җитәкчелегендәге төрле хайваннардан торган команда, яңгырлар сезоны башланганчы яраткан джунглиларын юк итүне туктату юлын табар өчен, дөнья буйлап сәяхәткә чыга.

Кайчан: 5, 27 июльдә 20:30 сәгатьтә

ӘЛДЕРМЕШТӘН ӘЛМӘНДӘР (АЛЬМАНДАР ИЗ ДЕРЕВНИ АЛЬДЕРМЕШ)

Күктәге канцеляриядә чуалышлар: гади үлемле кешеләрнең берсе үз авылының кагыйдәләрен бозган һәм тиешле вакыттан артык яши. Аны алып китәр өчен, Газраил фәрештә аның янына командировкага китә. Ләкин Әлмәндәр карт гади түгел – бик хәйләкәр: ул Үлемне күп тапкырлар алдый, Газраил фәрештә аңа шулкадәр ияләнә хәтта 91 яшьлек “егетне” җирдә калдырырга тели. Ләкин соңыннан карт бу яктылык дөньяны калдырырлык сәбәпләр барлыгын аңлагач, китеп баруны кулай күрә.

Кайчан: 12, 19, 26 июльдә 20:30 сәгатьтә

МИН АДЫМ ЯСЫЙМ (Я ДЕЛАЮ ШАГ)

Саша Макаров Мәскәүдә, абруйлы мәктәптә эшләргә хыяллана, ә үзен Псковта «прозябать» итәргә мәҗбүр дип саный. Өстәвенә, кайчандыр үзе укыган мәктәптә. Шәкертләре – тыңлашмый, завуч Сашаны күрә алмый, ә ул үзе балачак дустыннан кала беркемгә дә ышанмый. Бәлки бу кыз балачак дусты гына түгелдер? Мәхәббәт яраларны дәвалый, ләкин ул намуслылык та таләп итә. Ә Сашаның бөтен дөньядан яшерерлек эшләре бар.

Кайчан: 13 июльдә 20:30 сәгатьтә

КАТЯ-КАТЯ

1942 елның язы. Мәскәү укучысы Катя хәрби-диңгез училищесының аңа таныш булмаган курсанты Костя белән хат алыша. Фронтка җибәрелгәндә аның эшелоны Мәскәү аша үтәргә тиеш, һәм аларның очрашу мөмкинлеге бар… Безнең көннәр. Мәскәү кызы Катя, талантлы скрипкачы һәм үтә чая кыз, үзе дә сизмәстән, сугыш елларындагы яшьтәшләре Катя һәм Костя тарихы эзләреннән бара башлый. Ул күп еллар элек башланган гаҗәеп яшүсмерләр мәхәббәте хикәясен тәмамлый алырмы.

Кайчан: 20 июльдә 20:30 сәгатьтә

*расписаниедә һава торышы белән бәйле үзгәрешләр булырга мөмкин