«Йокыга талган Ханбикә турында могҗиза» фэнтези-променад - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Йокыга талган Ханбикә турында могҗиза» фэнтези-променад, 12+

10.07.2024

2024 елның 10 июлендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының ишегалдында «Йокыга талган Ханбикә турында могҗиза» фэнтези-променады күрсәтелә башлый. Спектакль кунакларны тарихи һәм әкияти дөньяга чумдырачак, урта гасыр һәм заманча халык уен коралларының яңгырашыннан ләззәтләнергә мөмкинлек бирәчәк.

Тамашачылар Казан Кремленең Гавами урыннары ишегалдында йөреп, Консистор манарасына кереп чыга алачак. Татарстан Республикасының атказанган артисты Елена Калаганова тикшерүче-антрополог ролендә тамашачыларны урта гасыр ныгытмасы киңлеге һәм аның яшерен мәгънәләре белән таныштырачак.

Спектакльнең музыкаль эшләнеше – композитор һәм башкаручыларның уртак иҗаты нәтиҗәсе. Кунаклар бөтенроссия һәм халыкара бәйгеләр лауреаты Анастасия Костюкова язган темаларга импровизацияләр ишетәчәк һәм альтернатив тарихның мавыктыргыч дөньясына сәяхәт итәчәк.  Спектакльдә уникаль тавышлы башкаручылар һәм фольклор җырлау буенча белгечләр София Озджан, Айсылу Зарипова, Анна Носкова, югары профессиональ музыкантлар Анна Антонова (виолончель) һәм Айдар Абдрахимов (гитара, саз) катнаша.

Сәхнәгә кую төркеме:

Энҗе Дусаева (продюсер, сценарий, режиссура), Анна Сокольская (сценарий, режиссура), Миләүшә Гафурова (шигъри текст, сәнгатьле бизәлеш), Марсель Нуриев (хореография), Мария Нуриева (хореография), Елена Буянова (бию буенча консультант), Алия Гайнуллина (сәнгать бизәлеше), Диләрә Закирова (костюмнар).

Билетларны сайтта, шулай ук «Казан Кремле» музей-тыюлыгы кассаларында сатып алырга мөмкин булачак.

Сеанслар:

  • 10 июль 18:00 һәм 19:30
  • 12 июль 18:00 һәм 19:30
  • 13 июль 17:00 һәм 18:30
  • 14 июль 17:00 һәм 18:30
  • 19 июль 17:00 һәм 18:30
  • 20 июль 17:00 һәм 18:30
  • 21 июль 17:00 һәм 18:30
  • 26 июль 17:00 һәм 18:30

Спектакльнең озынлыгы: 60 минут

Яшь чикләве: 12+

Бәясе: 1500 ₽

Билетларны Пушкин картасы буенча алырга мөмкин