Казан Кремле музейларында Яңа ел бәйрәменә багышланган чаралар - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Казан Кремле музейларында Яңа ел бәйрәменә багышланган чаралар

07.12.2024

Яңа елга «Казан Кремле» музей-тыюлыгы шәһәр халкы һәм кунаклары өчен интерактив программалар, мавыктыргыч экскурсияләр һәм Яңа ел тамашалары әзерли. Кышкы бәйрәмнәрне Казан Кремле белән бергә уздырырга чакырабыз!

«Эрмитаж-Казан» ҮЗӘГЕ

  • «Гүзәл чор. XIX–XX гасырлар чигендәге Европа сәнгате» күргәзмәсе буенча гаиләләр өчен яңа ел уен программасы, 6+

Сезне XIX-XX гасыр сәнгате дөньясына онытылмас маҗараларга чакырабыз! Яңа елны бөек рәссам-импрессионистлар һәм аларның замандашлары белән бергәләп каршылагыз! Балалар һәм ата-аналар «гүзәл чор» рәссамнары Клод Моне, Огюст Ренуар, Поль Сезанн, Анри Матисс, Пабло Пикассоның ничек яшәгәннәрен һәм иҗат иткәннәрен, аларның шедеврларын ничек булдырганнарын беләчәк. Уен элементлары тарих һәм сәнгать белән таныштырачак һәм иң якты тәэсирләр алырга мөмкинлек бирәчәк!

Кайчан: 21, 28 декабрь, 2, 4, 6, 8 гыйнвар 14:00

Бәясе: укучылар – 350₽, өлкәннәр-400 ₽, студентлар, пенсия яшендәгеләр – 300 ₽

  • «Гүзәл чор. XIX–XX гасырлар чигендәге Европа сәнгате» күргәзмәсе яңа ел экскурсиясе, 6+

Клод Моне, Поль Сезанн, Эдгар Дега, Огюст Ренуар һәм Пабло Пикассо Яңа ел бәйрәмен ничек билгеләп үткәнен белеп, XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы бәйрәм атмосферасына чумыгыз. Экскурсия вакытында сез зиннәтлелек һәм элегантлык дөньясына кереп, бәйрәм рухын тоя аласыз, Париж салоннары буйлап йөреп һәм затлы кабымлыклар белән ләззәтләнеп Дәүләт Эрмитажы тупланмасындага дөнья сәнгатенең иң әһәмиятле коллекцияләренең берсе белән танышыгыз.

Кайчан: 21, 22, 28, 29 декабрь 16:00, 31 декабрь 13:00, 2-8 гыйнвар 16:00

Бәясе: өлкәннәр -500 ₽, студентлар, пенсия яшендәгеләр -400 ₽, мәктәп укучылары – 300 ₽

  • «Курчаклар дөньясы. XIX–XX гасыр уенчыклары, аксессуарлары һәм курчаклар» күргәзмәсендә балалар һәм ата-аналар өчен осталык дәресе белән интерактив программа, 6+

Яңа ел программасы вакытында катнашучылар Уникаль курчаклар музее коллекциясендәге әсәрләр белән танышачак һәм курчак йортының ничек төзелгәнлеген караячак. Б йортта курчаклар төрле уеннар уйный, бәйрәмнәр һәм спектакльләр оештыра, ә кайчакта бергә җыелышып үзләренең хыяллары белән уртаклаша. Ә шуннан соң тамашачылар, осталык дәресендә, үз уенчыкларын булдырачак. Бу иҗади процесс фантазияне һәм осталыкны күрсәтеп кенә калмый, ә яңа елның җылы мизгелләрен һәм музейда булудан алган шатлыклы тәэсирләреңне искә төшерә торган уникаль сувенир да ясарга мөмкинлек бирәчәк.

Кайчан: 22, 29, 31 декабрь, 3, 5, 7 гыйнвар 12:00

Бәясе: 500 ₽

Алдан язылу өчен телефон номерлары: +7 (843) 567-80-32, +7 (843) 567-80-34

«Манеж» күргәзмә залы

  • «Тылсымлы урман. Яңа елны коткару» яңа ел программасы

«Тылсымлы урман. Яңа елны коткару» әкиятенең тылсымын ачыгыз һәм ком анимациясе ярдәмендә тарихны сезнең күз алдыгызда җанландыруны күрү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз, ә аудиоспектакльнең гаҗәеп тавыш озата баруы атмосфераны яңа ел могҗизасы тылсымы белән тутыра. Онытылмаслык истәлекләр тудырыгыз һәм могҗизаларга ышандырырга рөхсәт итегез!

Кайчан: 21-22 декабрь 11:00, 13:00, 15:00, 23-26 декабрь 11:00, 13:00

Бәясе: 850 ₽ – бүләк белән, 600 ₽ – бүләксез

Алдан язылу өчен телефон номерлары: +7 (843) 567-80-67

спас манарасы музее

  •  «Спас манарасы әкиятләре» яңа ел программасы, 4+

Яңа ел алдыннан һәркем ничә яшьтә булуына карамастан, могҗиза көтә. Менә Спас манарасы да, ишекләрен ачып, үз биләмәләренә Тылсым кертте. «Спас манарасы әкиятләре» спектакле – яшь дуслар – йолдызчык, кыңгырау һәм сәгать турында мавыктыргыч вакыйга, алар һәр очрашу белән үзләре өчен ниндидер яңалык ача, бәлагә эләккән дусларга ярдәм итә һәм тирә-юньдәгеләр белән шатлыкларын уртаклаша.

Кайчан15-29 декабрь

Бәясе: 700 ₽ – бүләк белән. Озатып килүче – керү билеты буенча

  •  «Спас манарасы могҗизалары» яңа ел квесты, 6+

Ел саен, декабрьдә, Спас манарасы җанлана һәм яңа елга әзерләнә башлый. Ул үзенең бүләкләрен хәзерләп куйган инде, ләкин ул аларны кыю һәм кызыксынучан кешеләргә генә бирәчәк. Командагызны җыегыз да Спас манарасының нинди серләр саклаганың белер өчен яңа ел квестына килегез!

Кайчан: 2-12 гыйнвар

Бәясемәктәп укучылары – 500 ₽, өлкәннәр – 400 ₽, студентлар – 500 ₽, пенсия яшендәгеләр – 400 ₽

  • «Йомшак осталык дәресе» иҗади дәрес, 8+

Музей Спасской башни предлагает Вам интерактивную программу «Мягкий мастер-класс», где вы сможете создать елочную игрушку из войлока. Полученное изделие останется с Вами на долгую память.

Кайчан: 15-29 декабрь, 2-5 гыйнвар

Бәясе500 ₽

Алдан язылу өчен телефон номерлары: +7 (843) 567-80-20

Благовещение соборы тарихы музее

  • «Чыршы уенчыгын бизәү» осталык дәресе, 6+

В 30-ые годы прошлого века в Казани работала мастерская по изготовлению ёлочных игрушек из фанеры. В эти новогодние праздники приглашаем вас почувствовать себя мастерами ушедшей эпохи и создать своё собственное рождественское украшение.

Кайчан: 27-30 декабрь, 2-5 гыйнвар 16:00

Бәясе250 ₽

  • «(Не)важно» иммерсив спектакль, 3+

Яшь тамашачыларны Зирәк карт тормышы турында гыйбрәтле театраль күзаллауның бер өлеше булырга чакырабыз. Интерактив элементлар балаларны тамашачы гына түгел, ә спектакльнең тулы катнашучылары итәчәк. Музыка, хореография, интерактив күренешләр һәм визуаль эффектлар аша сез тылсымлы дөньяга чумачаксыз, анда һәр дәрес мөһим ачыш булачак.

Кайчан: 21, 22, 29 декабрь  11:00, 22 һәм 29 декабрь 14:00

Бәясе: мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары – 650 ₽. Бер озатучы өчен билет түләүсез, ә калганнар өчен керү билеты бәясе буенча

Программаларга алдан язылу өчен телефон номерлары: +7 (843) 567-81-64

ТАТАРСТАННЫҢ ТАБИГЫять ТАРИХы МУЗЕЕ

  • «Яңа елның оча торган объекты» тамашасы, 6+

Яңа елның төп вакыйгасы куркыныч астында – НЛО бизәкле чыршыга һәм күптән көтелгән бүләкләргә юлны томалады. Бары тик иң кыю, акыллы һәм күңелле балалар гына Кыш бабайга һәм Кар кызына яңа ел тамашасын саклап калырга ярдәм итә алачак. Табышмаклар, башваткычлар һәм мавыктыргыч уеннар һәм һичшиксез – баллы бүләкләр яшь тамашачыларны көтә.

Кайчан: 17-29 декабрь

Бәясе850 ₽

  • «Кар бөртеге фабрикасы», 4+

«Yesnauka» интерактив программалар лабораториясе кызыксынучан балаларны кар бөртекләренең серле фабрикасына экскурсиягә чакыра. Монда искиткеч яңа ел могҗизалары була! Беләсезме, бер кышкы кар явуда ничә кар бөртеге ява? Ә алар каян барлыкка килә? Бу серләрне чишү һәм үзеңә бәләкәй кар могҗизаларын эшләү өчен фән белән дуслашырга кирәк!

Кайчан1, 8, 15 декабрь

Бәясе: 500 ₽

Билет алу

  •  «Кыш Бабайның тылсымлы лабораториясе», 6+

«Yesnauka» интерактив программалар лабораториясе кызыксынучан балаларны кар бөртекләре Кыш Бабайның яшерен лабораториясен оештыра. Ни өчен бездә кыш килә, ә экваторда – беркайчан да кыш булмый? Ни өчен күктән кар ява, ә җирдә боз хасил була? Ни өченнәрнең төп сорауларына җаваплар, шәп тәҗрибәләр, кызыклы яңа ел атмосферасы!

Кайчан: 22, 29 декабрь, 5 гыйнвар 13:00

Бәясе: 550 ₽

Билет алу

  • Казан Кремлендә «Казан аждаһаларының серләре» яңа ел квесты, 6+

«Yesnauka» лабораториясеннән Казан Кремле буенча «Казан аждаһаларының серләре» квесты — ул бөтен гаиләне Казан тарихы белән интерактив таныштыра. Гадәти булмаган бәйләнеш, табышмаклар, мантыйкка биремнәр һәм бераз хыялый биремнәр – болар барысы да катнашучыларга Казан турындагы төп риваятьләрне һәм фактларны гадәти экскурсия вакытындагыга караганда күпкә яхшырак истә калдырырга ярдәм итәчәк.

Кайчан: 3 гыйнвар 18:00, 4 гыйнвар 13:00

Бәясе: 750 ₽

Билет алу

Программаларга алдан язылу өчен телефон номерлары: +7 (843) 567-80-37, +7 (843) 567-80-35

туп сарае Музее

  •  «Раштуа прәннеге» иҗат дәресе, 6+

Үзлегеннән ката торган балчыктан балчык прәннек ясау һәм акрил буяулар белән бизәү.

Кайчан7-29 декабрь

Бәясе350 ₽

билет алу

  •  «Кышкы гравюра» иҗат дәресе, 6+

«Пейп-арт» техникасында Яңа ел композициясе эшләү – гравюра имитациясе һәм металл буенча чүкү.

Кайчан7-29 декабрь

Бәясе550 ₽

билет алу

  • «Тылсымлы бизәкләр» иҗат дәресе, 6+

Путал белән композиция әзерләү.

Кайчан7-29 декабрь

Бәясе550 ₽

билет алу

Программаларга алдан язылу өчен телефон номерлары: +7 (843) 567-81-60

ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ДӘҮЛӘТЧЕЛЕГЕ ТАРИХЫ МУЗЕЕ

  •  «Алтын үрдәк бүләкләре» квест, 8+

Югарыда зәңгәр күк, ә аста кара балчыклы җир яратылгач, борынгы төркиләрнең кодрәтле алласы Тәңре алар арасында Алтын үрдәк ясаган. Ул аны җиргә кешеләргә бүләкләр тапшырырга җибәргән, ләкин Казан Кремленә барганда бүләкләр югалган. Алтын үрдәккә музей экспонатлары арасыннан бүләкләрне табарга ярдәм итегез. Бәяләп бетергесез ярдәме өчен Алтын үрдәк һәркемне татлы күчтәнәчләр белән бүләкләр.

Кайчан: 24 декабрь – 9 гыйнвар 11:00, 13:00, 15:00

Бәясе500 ₽

Алдан язылу өчен телефон номерлары: +7 (843) 567-80-24

гавами урыннар күргәзмә заллары

  •  «Кубизм стилендәге Яңа ел» осталык дәресе, 6+

Яңа ел белән кубизмны бутасаң, нәрсә булыр? Яңа ел кубизм стилендә! Сезне Яңа ел осталык дәресендә катнашырга чакырабыз, анда бергәләп креатив дәрәҗәсен күрсәтәбез. Сез гади материаллар кулланып һәм аңа фантазияне кушып, уникаль рәсем ясый алачаксыз! Ә иҗат процессы вакытында без кубизм чыганаклары һәм аның дөнья сәнгатенә йогынтысы турында сөйләрбез

Кайчан: 7, 14, 21, 28 декабрь, 1-12 гыйнвар 16:00

Бәясе250 ₽

  • «Авангардистлар эзләре буйлап» Яңа ел квесты, 6+

100 елдан артык элек Нократ губернасында рәссам-авангардистларның бик күп картиналары онытылган һәм югалган булып чыкты. бер гасыр узгач кына аларны таба алганнар. Ни өчен шулай килеп чыккан? Бу вакыт эчендә картиналар кайда сакланган? Бу эшләрдә нәрсәләр сурәтләнгән? Моны син генә чишә аласың.

Кайчан: 1 декабрь – 12 гыйнвар

Бәясеөлкәннәр – 450 ₽ , студентлар, пенсия яшендәгеләр – 350 ₽ , 18 яшькә кадәрге балалар – 250 ₽

Программаларга алдан язылу өчен телефон номерлары: +7 (843) 567-81-77

партнерлар