«Кремль аһәңе» сәнгать проекты - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Кремль аһәңе» сәнгать проекты

01.04.2023

ЭШ РЕЖИМЫ

ДШ-ЯКШ 00:00-23:59

БӘЯСЕ

Керү билетыТҮЛӘҮСЕЗ

ТАСВИРЛАМА

Тамашачыларга танылган объектларда: Спас манарасында, Гавами урыннары ишегалдында, Благовещение соборы артындагы җирлектә, шулай ук Казан Кремле диварларында аларның тарихын чагылдырган биш тавыш инсталляциясе барлыкка килә. Тавышлар вакыйгаларның калейдоскобын җанландыра, вакыт чоңгылларында Казан Кремленең язмышын ача. Проект Formate студиясе, «Замороженная конина» арт-төркеме һәм локаль рәссамнар белән берлектә гамәлгә ашырыла.

Барлык мәйданчыкларга керү ирекле.

1 – «Сәгать порталы»

Локация – Спас манарасы

Кремльнең Спас манарасы тарихы аның төрле чорларда үзгәрә торган кыяфәтен чагылдырган мизгелле картиналарда җанлана: XVI гасыр уртасында төзелеш башланганнан алып бүгенге көнгә кадәр. Сюжетларның төп герое, вакытның метафорик символы, манара сәгатьләре була: башта гади механик, аннан соң электр ярдәмендә автомат сугышлы. Алар мәңгелекне хасил итүче мизгелләрне саныйлар.

2 – «Тере тау»

Локация – Казан Кремле диварындагы арка

Татар мифологиясендәге фантастик зат канатлы елан Зилант, XVIII гасырдан Казан гербында горурлык белән бизәп тора. Казанның мифик яклаучысының күп мәгънәле образы борынгы ышануларны һәм хәзерге тормыш импульсларын берләштерә.

3 – «Сәүдә ярлары»

Локация – Гавами урыннары ишегалды каморлары 

Гасырлар дәвамында дөньяның барлык почмакларыннан сәүдә юллары Казан аша үткән. Казан Кремле Бөек Идел елгасы ярындагы зур шау – шулы күп тавышлы шәһәрнең җәлеп итү ноктасыбула. Монда бөек һәм кече, рухи һәм көнкүреш дөнья, дәүләтләр һәм кешеләр язмышы якты палитрада кушыла һәм берләшә.

4 – «Җилле чаң тавышы»

Локация –Благовещение соборы җирлеге

Инсталляция Казан Кремле җирлегендәге зур масштаблы – чех тәңкәсе табылу вакыйгасына багышланган. Ул  ХХ гасыр ахырында табыла һәм Казанның 1000 еллык яшен билгеләргә мөмкинлек бирә. 1997 елда археологик казулар вакытында, Благовещение соборыннан төньяк-көнчыгышта, X-XI гасырларда Чехиядә сугылган тәңкә табыла. Кечкенә борынгы тәңкә борынгы башкаланың бөеклеген билгеләүләрнең төп чарасы.

5 – «Безнең заман спектакле»

Локация – Благовещение соборы артындагы күзәтү мәйданчыгы 

Инсталляция 1960 елларда Казанда оештырылган легендар студентлар конструкторлык бюросы (СКБ) “Прометей” – мультимедия сәнгате пионеры проектына багышланган. Аудиовизуаль театр шәһәрнең төрле тарихи урыннарында җәелдерелгә була. Эксперименталь гамәлнең соңгы аккорды тамашачыларның күзәтү мәйданчыгына чыгуы һәм анда тирә – ягына, һәр детальгә карап тирә-юньдә безнең хәзерге заманның төп спектаклен күрергә тәкъдим итәләр.

Барлык мәйданчыкларга керү ирекле. Локацияләр 2023 елның 26 августында ачылачак.

Авторлар

  • Җитештерүч: Formate студиясе  https://ru.formate-concept.com/
  • Креатив директор: Дидар Оразов
  • Сәнгать кураторлары:  «Замороженная конина» арт-төркеме –  Катерина Конюхова һәм Настя Мороз https://t.me/zamorozhennaya_konina
  • «Сәгать порталы», «Тере тау», «Сәүдә ярлары ” инсталляцияләренә музыка: Йосыф Бикчәнтаев
  •  «Җилле чаң тавышы» инсталляциясе рәссамы: Дима Шленкин
  • «Сәгать порталы», «Тере тау», «Сәүдә ярлары» арт-объектларын булдыру: «Архитип» макет остаханәсе  http://modelsmaking.com/
  • Аскуймалар төзү: qullar предмет дизайны студиясе https://qullar.ru/about/