«Ольга Скепнер белән Кремльдә JAZZ» XVIII Бөтенроссия импровизация музыкасы фестивале - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Ольга Скепнер белән Кремльдә JAZZ» XVIII Бөтенроссия импровизация музыкасы фестивале

04.07.2024

«Ольга Скепнер белән Кремльдә JAZZ» XVIII Бөтенроссия импровизация музыкасы фестивале Казан Кремленең Туп утары ишегалдында 4 июльдән 22 августка кадәр пәнҗешәмбе көннәрендә узачак.

Быел музей-тыюлыкта сигез концерт узачак. Сәхнәдә танылган импровизация һәм джаз музыкасы осталары: Мариам Мерабова һәм Miraif, Алина Ростоцкая квартеты, Олег Аккуратов һәм Алексей Архиповский чыгыш ясаячак.  Фестивальнең икенче яртысында тамашачыларны Вадим Эйленкриг, Этери Бериашвили, Ольга Скепнер, Андрей Руденко һәм Алексей Чумаков сөендерәчәк.

ФЕСТИВАЛЬ ПРОГРАММАСЫ

  • 4 июль – Мариам Мерабова һәм «Miraif»
  • 11 июль – квартет Алина Ростоцкая квартеты
  • 18 июль –Олег Аккуратов триосы
  • 25 июль – Алексей Архиповский
  • 1 август – Вадим Эйленкриг
  • 8 август – Этери Бериашвили
  • 15 август – Андрей Руденко һәм Ольга Скепнер
  • 22 август – Алексей Чумаков