Рәссамнар өчен «Варислар: XIX гасыр классикларыннан XXI гасыр классикларына кадәр»күргәзмәсендә катнашу өчен Open call - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Рәссамнар өчен «Варислар: XIX гасыр классикларыннан XXI гасыр классикларына кадәр»күргәзмәсендә катнашу өчен Open call

10.12.2024

«Казан Кремле» музей-тыюлыгы рәссамнар, сынлы сәнгать осталары, перформерлар һәм башка заманча сәнгать эшлеклеләре өчен open call игълан итә. Бәйгедә катнашучыларга XIX һәм XX гасыр классикларын борчыган темаларның бүген актуальлеген ничек саклавын тикшерергә кирәк булачак. Проект рәссамнарның индивидуаль интерпретацияләрен ачыкларга мөмкинлек бирәчәк, алар үз карашлары аша үзләре яшәгән урын һәм вакыт турында сөйли.

Open call нәтиҗәсе булып Казан Кремленең Гавам урыннары күргәзмә залларында «Варислар: XIX гасыр классикларыннан XXI гасыр классикларына кадәр» күргәзмәсендә катнашу булачак.

Бәйгедә катнашучыларга түбәндәге темаларның берсе турында уйланырга тәкъдим ителә: мифология, шәһәр, пейзаж, жанр күренешләре/ интерьер, натюрморт, тарих, портрет.

Бәйгене оештыручылар катнашучыларга сәнгати форматны сайлауда тулы ирек бирә. Катнашуга теләсә нинди медиа һәм техникада башкарылган эшләр, шул исәптән рәсем сәнгате, сынлы сәнгать, цифрлы графика, видео-арт һәм мультимедиа инсталляцияләре кабул ителә.

Open-call 4 этапта уза:

1 этап. 2024 елның 10 декабре – 2025 елның 26 гыйнвары. Open call катнашучылардан гаризалар кабул итә: әзер эшләрнең фотолары һәм видеолары платформада сылтама буенча теркәлә.

2 этап. 2025 елның 27 гыйнварыннан 10 февраленә кадәр. Open call җиңүчеләрен ачыклау буенча бәйге комиссиясе эше. Җиңүчеләрне игълан итү.

3 этап.  2025 елның 11-19 феврале. Open call җиңүчеләренең эшләрен китерү, монтажлау.

4 этап.  2025 елның 21 феврале – 25 мае. Казан Кремленең Гавам урыннары күргәзмә залларында open call җиңүчеләренең эшләре күргәзмәсе.

Open call бәйгесендә катнашучыларга сылтама буенча теркәлү

Open call бәйгесенең нигезләмәсе белән сылтама буенча танышырга мөмкин

Элемтәләр: +7 (843) 567-81-76, vistavka@kazan-kremlin.ru