2024 елның 7-9 ноябрендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында «Мәдәни күперләр: музей партнерлыгы һәм хезмәттәшлеге формалары» темасына «Уникенче Кремль укулары» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак.
Конференция музейлар эшендәге партнерлыкка, шулай ук музейларның мәдәни институтлар, бизнес, коммерцияле булмаган сектор, мәгариф учреждениеләре һәм фәнни үзәкләр белән хезмәттәшлегенә багышлана.
Конференциядә катнашырга музей белгечләре, күргәзмә заллары һәм мәдәни үзәк хезмәткәрләре, күргәзмә һәм партнерлык проектлары кураторлары чакырыла.
Музей+мәдәни институтлар. Музейларга башка мәдәният учреждениеләре белән ничек хезмәттәшлек итәргә;
Музей+бизнес. Бизнес һәм мәдәният арасында үзара хезмәттәшлек формалары;
Фандрайзинг, эндаумент, НКО: музей проектларын гамәлгә ашыру өчен чит ресурсларны җәлеп итү тәҗрибәсе;
Музей+мәгариф. Мәктәпләр белән эшләү, югары уку йортларында музей белгечләре әзерләү;
Музей+фән. Музей һәм фәнни үзәкләрнең үзара бәйләнеше. Реставрация. Консервация. Музейлаштыру.
Конференция кысаларында 9 ноябрьдә Болгар шәһәрендә Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгына нигез салынуга 55 ел тулу уңаеннан күчмә секцияләр планлаштырыла.
Катнашу: шәхси килеп/онлайн.
Конференциядә катнашу мәкаләне бастырып чыгаруның мәҗбүри шарты булып тора.
Конференциядә катнашырга теләүчеләргә 2024 елның 14 октябренә кадәр гариза бирергә кирәк. Оештыру комитеты үзенең Карары турында 2024 елның 21 октябреннән дә соңга калмыйча электрон почта аша хәбәр итәчәк. Оештыру комитетыныж конференция темасына туры килмәгән гаризаларны кире кагу хокукы бар.
Мәкаләләр җыентыкта бастырып чыгару өчен 2024 елның 28 октябренә кадәр кабул ителә. Мәкаләне рәсмиләштерүгә карата таләпләр катнашучы гаризасын кабул иткәннән соң җибәрелә.
Конференциягә чит шәһәрләрдән килгән катнашучыларның юл һәм торак чыгымнары үз хисапларына гамәлгә ашырыла.
Сораулар белән фәнни-методик эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
+7 (843) 567-80-29, +7 (843) 567-81-22, e-mail: nauka@kazan-kremlin.ru
Әгәр сез күчмә секцияләр эшендә генә катнашырга уйласагыз, кунакханәне броньлауда һәм Болгар шәһәренә трансферда ярдәм кирәк булса, элемтә ысуллары: +7 (843) 473-03-32, e-mail: bulgar2003@mail.ru