Лекцияләр циклы XIX гасыр ахыры Франция сәнгатендәге төп күренешләргә – импрессионизм һәм постимпрессионизмга багышлана. XIX гасырның икенче яртысында Франция Европа мәдәнияте лидеры булып кала: 1870 елларда беренче планга Клод Моне, Огюст Ренуар, Камиль Писсарро һәм Эдгар Дега кебек рәссамнар чыга. Алар 1874 елда импрессионистларның беренче күргәзмәсен оештыра. 12 ел эчендә алар киләсе буын – постимпрессионистлар өчен җирлек әзерләп, сигез күргәзмә уздыра. Алар арасында Поль Сезанн, Поль Гоген һәм Винсент Ван Гог аерылып торган. Гәрчә постимпрессионистлар элгәре кебек дус булмаса да, аларның һәркайсы сәнгатьтә зур эз калдыра. Белгечләр фикеренчә, заманча сәнгатьнең тамырлары әлеге осталарның иҗатына барып тоташа. XX-XXI гасырлар сәнгате буенча белгечләр аның чыганакларын нәкъ менә шушы атаклы француз осталары иҗатында эзләве очраклы түгел.
Лекция XIX гасырның икенче яртысында – XX гасыр башында Европа һәм дөнья мәдәнияте үзәге булган Парижга багышлана. Лекциядә сез ни өчен Жорж Осман җитәкчелегендә 1853 елда башланган шәһәрне үзгәртеп кору һәм 1867 елгы Бөтендөнья күргәзмәсе Парижны бөтен дөнья мегаполислары өчен үрнәккә әйләндергәнен белерсез. Ни өчен «гүзәл чор» буларак билгеле бу чор музыка, театр, шигърият, әдәбият, рәсем сәнгате һәм архитектураның чәчәк ату чоры була?
Лекция импрессионизмның иң зур осталары Клод Моне, Огюст Ренуар, Камил Писсарро һәм Эдгар Дегага багышлана. Аларның һәркайсы үз жанрында эшли һәм уникаль иҗади индивидуальлеккә ия була, шагыйрь Шарль Бодлерның заманча тормышны сурәтләргә чакыруына җавап бирә. Моне белән Ренуар парижлыларның кайгысыз ял итү күренешләрен тапшыра – көймәләрдә йөрү һәм Париж барларында дусларча очрашулар. Писсарро үзе өчен авыл Франциясенең матурлыгын ача, шул ук вакытта Дега рәсем сәнгатенә яңа мотивлар – балет күренешләре, ат чабышлары һәм йөгерүләр кертә.
Лекция 1880-1890 нчы еллардагы атаклы француз рәссамнары – Винсент Ван Гог, Поль Гоген һәм Поль Сезанн иҗатына багышлана, аларны постимпрессионистлар һәм «Бөек ялгызлар буыны» дип атыйлар. Рәссамнарның аерымлыкларына һәм каршылыкларына карамастан, алар сәнгатькә зур өлеш кертә, төсне һәм оптик кабул итүнең яңа мөмкинлекләрен ача. Аларның эшләре Матисс һәм Пикассо кебек осталарның иҗатына нигез сала һәм XXI гасыр рәссамнарына йогынты ясауларын дәвам итә.
Лектор: Петровская Алёна Алексеевна, сәнгать белгече, Дәүләт Эрмитажының фәнни-белем бирү бүлеге хезмәткәре.
Лекция башлана: 11:00 һәм 18:30
Бер лекциягә билет бәясе: 250 ₽
Өч лекциядән торган циклга абонемент: 660 ₽
Билетларны Пушкин картасы буенча алырга мөмкин
Алдан язылу кирәк. Лекцияләргә язылу һәм өстәмә мәгълүмат өчен телефоннар: +7 (843) 567-80-32, +7 (843) 567-80-34
Урыннар саны чикләнгән.