Сез экскурсия кысаларында мәчетнең эчке төзелеше белән танышырсыз, Кол Шәриф мәчетенең зәркән моделен күрерсез, Идел буе территориясендә ислам диненең кайсы гасырда кабул ителгәнен белерсез. Ир-ат һәм хатын-кызлар өчен гыйбадәт кылу залларының ничек урнашуын күрү өчен балконга менә аласыз.