Иске Татар бистәсенә экскурсия - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Иске Татар бистәсенә экскурсия, 6+

Җәяүле

60 мин.

Экскурсиянең тасвирламасы

Иске Татар бистәсе – Казанның тарихи үзәге. Бистәнең урта гасырлардан бирле сакланып калган урамнары татар шәһәр мәдәниятенең төп үрнәге булып санала. Сез әлеге урамнардан җәяүләп йөргәндә Казан татарларының гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте, татар милли һөнәрләре белән танышырсыз.

Биредә искитмәле агач йортлар, сәүдәгәрләр утарлары, борынгы Әл-Мәрҗани һәм Апанай мәчетләр күз явын алырлык, Кабан күленең матур панорамасы һәркемне таң калдыра. Иске Татар бистәсендә милли аш-су ризыкларын татып карага, татар күн аяк киеме һәм милли кием үрнәкләрен күрергә мөмкин.

Экскурсиягә түбәндәге телефон номеры буенча алдан язылырга мөмкин:

заявка на экскурсию

    Ваше имя

    Ваш телефон

    Дата

    Планируемое время

    Количество человек

    спасибо за заявку

    В ближайшее время с Вами свяжется сотрудник экскурсионной работы

    другие экскурсии