29.05.2022
Туп сарае музееБеренче тапкыр «Казан Кремле» музей-тыюлыгында морза Шереметевларның Түбән Новгород өлкәсе тармагына караган нәселенең корал коллекциясе тәкъдим ителәчәк.
31 май көнне 15:00 сәгатьтә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Туп утары музеенда Түбән Новгород дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы фондларыннан «Морза Шереметевларның корал коллекциясе» күргәзмәсе ачыла.
Шереметевлар нәселенең «Аллаһ һәрнәрсәне саклый» девизы Түбән Новгород губернасының иң зур шәхси дворян коллекцияләренең берсе – Юрин замогының коллекциясендә чагылыш тапкан. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән экспонатлар Россиянең иң борынгы хәрби хезмәт үтәүче нәселнең тарих сәхифәләрен ачачак.
Коралның мемориаль үрнәкләре Шереметевларның төп гаилә традициясен – Ватанга хәрби хезмәт итүне чагылдыра. Күргәзмәдә 1700-1721 елларда Төньяк сугышында катнашкан Ингерманланд драгун полкы командиры Василий Петрович Шереметевның офицер палашы тәкъдим ителгән. 1812 елгы Бөек Ватан сугышында катнашкан Сергей Васильевич Шереметевның кирасир палашы легендар Златоуст остасы Иван Бушуевның күркәм эш үрнәге булып тора.
«Батырлык өчен» 4 нче дәрәҗә Изге Анна ордены билгесе белән бүләкләү коралы 1881 ел үрнәге офицер кылычы аеруча кызыксыну уята. Ул Россия армиясенең Урта Азия походлары Герое генерал Михаил Скобелевка карый.
Экспозициядә Европа, Азия һәм Африканың төрле илләренең үз-үзеңне саклау кирәк-яраклары, салкын һәм утлы корал үрнәкләре тәкъдим ителгән. Аларны декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре: ефәк келәмнәре, декоратив панно, готик җиһазлар тулыландырачак.
Шереметевлар нәселенең бай коллекциясе экспонатлары сезне XVIII-XIX гасырга караган морзаларның көнкүреше дөньясы белән таныштырачак.
Күргәзмә 2022 елның 14 августына кадәр дәвам итә.
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля