17.05.2023
Татарстан табигать тарихы музее2023 елның 24 маеннан 27 сентябренә кадәр «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Татарстанның табигый тарих музеенда Киров өлкәсендә Нократ елгасында яшәuoy иң борынгы хайваннарга багышланган «Нократ Парейазаврлары» күргәзмәсе узачак.
Казаннан 200 километр ераклыкта, төньяк-көнчыгышта Киров өлкәсе урнашкан. Ә анда Нократ елгасында буенда кечкенә Котельнич шәһәре тора. Нәкъ менә шушында парейазаврларның Котельнич урыны дигән искиткеч объект бар. Анда 20 дән артык хайван төре табылган, шуларның 16 сы — фәнгә элек билгеле булмаган яңа төрләр. Бу казылмалар искиткеч яхшы хәлдә сакланган.
Котельнич урынында ел саен тикшеренү һәм казу эшләрен Нократ палеонтология музее алып бара. Ул 1994 елда әлеге табигать һәйкәлен өйрәнү һәм палеонтологияне популярлаштыру максатыннан төзелгән. Музейның һәм урнашу урынының визит карточкасы – парейазаврларның җирле төре Дельтавятия (Deltavjatia rossica). Алар зур су үгезе сыман үсемлек ашаучы парарептилияләр булган. Гәүдә озынлыклары 2,5 метрга кадәр җитәргә мөмкин булган. Парейазаврлар планетаның күп кенә төбәкләренә тарала, ләкин Дельтавятийлар Киров өлкәсендә генә табала. Аларның казылма калдыкларын Кировта, Котельничта һәм Татарстанның табигый тарих музеендагы яңа күргәзмәдә генә күрергә мөмкин.
Күргәзмәгә килүчеләргә парейазаврларның оригиналь табылдыклары, шул исәптән тулы скелетлары һәм бу хайваннарның реконструкцияләнгән тышкы кыяфәте тәкъдим ителәчәк. Кировның рәссам-палеоанималисты Сергей Канев күргәзмәне картиналары аша парейазаврларның сәнгатьле сурәтләре белән тулыландырылачак. Кунаклар парейазаврларның яшәү рәвеше, аларга иң киң таралган төркемнәренең берсе булырга мөмкинлек биргән кызыклы анатомик һәм морфологик үзенчәлекләре белән танышачак.
Элемтә өчен телефон номеры : 8 (843) 567-80-37, 8 (843) 567-80-35, e-mail: tabigat06@mail.ru
Адрес: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, Татарстанның табигый тарих музее. Эш режимы: дүшәмбе-пәнҗешәмбе 10:00-18:00, җомга 11:00-20:00, шимбә-якшәмбе 10:00-18:00
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 350 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Кафе и рестораны на территории Казанского Кремля