«Туристлык-рекреация өлкәсен үстерүдә тарихи-мәдәни мирас» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Туристлык-рекреация өлкәсен үстерүдә тарихи-мәдәни мирас» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе

16.04.2020

Тасвирлама

«Туристлык-рекреация өлкәсен үстерүдә тарихи-мәдәни мирас» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашырга чакырабыз. Быел ул Халыкара һәйкәлләр һәм истәлекле урыннар көненә багышланган һәм ИКОМОС программасы кысаларында дөньяның 50 илендә үткәрелә.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы оешу елында конференцияләр үткәрү Бөек Ватан сугышы вакыйгалары контекстында хәрби-тарихи мирасны саклау, халыкара хокук мәсьәләләре кебек актуаль мәсьәләләрне хәл итә.

Конференция 2020 елның 16-18 апрелендә узачак.

Конференция кысаларында түбәндәге сораулар каралачак:

  • хәрби тарихның матди мирасын саклау мәсьәләләре;
  • СССР Икенче бөтендөнья сугышында җиңүенең тарихи-хокукый нәтиҗәләре;
  • мирасны саклауда һәм актуальләштерүдә халыкара оешмаларның роле (ЮНЕСКОның 75 еллыгына багышлана);
  • матди һәм матди булмаган мирасны саклауның актуаль проблемалары;
  • тарихи истәлекләрне саклау формалары һәм инструментлары;
  • кече тарихи шәһәрләрнең мәдәни потенциалы;
  • этносәнгать мирасын саклау һәм ретрансляцияләү;
  • мирасны музейлаштыру проблемалары;
  • хәзерге социаль-икътисадый шартларда мәдәни туризмны үстерүнең өстенлекле алымнары;
  • Татарстанның тарихи-мәдәни мирасын презентацияләүдә һәм үстерүдә туризмның роле;
  • музейга килүчеләр белән эшләү формалары: традицияләр һәм инновацияләр.

Конференциянең максаты: тарихи-мәдәни мирасны актуальләштерү, саклау һәм аны туристлык-рекреация максатларында файдалануның иң нәтиҗәле формаларын сайлау белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен мәдәният һәм туризм өлкәсендә дәүләт һәм муниципаль учрежденияләр эшчәнлеге турында мәгълүматны һәм тәҗрибәне туплау.

Конференция татар, рус, инглиз телләрендә алып барыла.

Конференция катнашу өчен гаризалар lyutim77@yandex.runauka.kreml@tatar.ru электрон адресы буенча 2020 елның 1 апреленә кадәр кабул ителә.

Конференция нәтиҗәләре буенча материаллар җыентыгы бастыру планлаштырыла.

Чыгыш (доклад) текстлары 2020 елның 10 маена кадәр lyutim77@yandex.runauka.kreml@tatar.ru электрон адресы буенча кабул ителә.

Түгәрәк өстәлләрдә катнашырга чакырабыз:

  1. «Төбәкнең туристик-рекреацион потенциалы», шәһәр һәм авыл муниципаль берәмлекләре, ведомстволар һәм туриндустрия оешмалары вәкилләре катнашында үзачак.
  2. «Сугыш чорының әдәби мирасы» – шагыйрьләр, язучылар, әдәбият белгечләре, филологлар катнашында узачак.
  3. «Татарстан-БМО хезмәттәшлеге: иминлек һәм тотрыклы үсеш» Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты базасында узачак.

Яшәү, туклану, транспорт чыгымнары катнашучылар тарафыннан түләнә.

Өстәмә мәгълүмат буенча түбәндәге хезмәткәрләргә мөрәҗәгать итә аласыз:  
Тимофеева Людмила Сергеевна, e-mail: lyutim77@yandex.ru;
Муратова Дарья Владимировна, e-mail: nauka.kreml@tatar.ru