«Дәүләт Эрмитажы җыентыгыннан XVII – XX гасырлар Кытай сәнгатендә теләкләр. Бәхетнең биш символы» күргәзмәсен кысаларында «Бәхет эзләүчеләр, яки кытай сурәтенең сере» дип аталучы иҗади биремле музей-белем бирү прогрммасы - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Дәүләт Эрмитажы җыентыгыннан XVII – XX гасырлар Кытай сәнгатендә теләкләр. Бәхетнең биш символы» күргәзмәсен кысаларында «Бәхет эзләүчеләр, яки кытай сурәтенең сере» дип аталучы иҗади биремле музей-белем бирү прогрммасы

Интерактивная программа

«Эрмитаж-Казан» үзәге

120 мин.

Программаның тасвирламасы

Һәр шимбә һәм якшәмбе көнне 11:00 сәгатьтә, яки башка уңайлы вакытта 10 кешедән артык төркем өчен.

“Эрмитаж-Казан» үзәге «Няньхуа» сурәтләренең серен чишәргә һәм бәхет эзләргә Кытайга сәяхәткә чакыра.

Рәсемнәрдә күп символлар яшеренә. Сезгә аларны чишеп Кытай картиналарының нинди серләр саклавын белергә кирәк. Ни өчен әлеге картиналарны йөз ел элек Кытайда яндырганнар, ә бүген алар бөтен дөньяда зур кыйммәткә ия? Сез бәхет символларын фарфор, нефрит, агач, фил сөякләреннән,  тимердән эшләнеп эмаль буяулар белән бизәкләгән предметларда табарсыз. Карап, уйнап, барлык серләрне чишеп сез бәхет китерүче Кытай картинасын иҗат итәрсез.

Бәясе: 300 сум

Программага алдан түбәндәге телефоннар буенча язылырга кирәк:
+7 (843)567 80 34;
+7 (843)567 80 32

«Казан Кирмәне» музей-тыюлыгы, “Эрмитаж-Казан» үзәге (3 кат)