Пыяладагы борынгы бизәкләр - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Пыяладагы борынгы бизәкләр

Прогроамманың тасвирламасы

Мастер-класс кысаларында катнашучылар, традицион татар орнаментын кулланып, пыяла стаканны бизәячәк. Пыяланы бизәү өчен Идел буе Болгары һәм Алтын Урда халыкларының тарихи-мәдәни традицияләренә  хас сурәтләр кулланыла. Мастер-класс кысаларында катнашучылар шулай ук борынгы төрки халыкларның тарихы һәм мәдәни тормышы үзенчәлекләре турында да беләчәк. Матур итеп бизәлгән стакан яхшы бүләк һәм сувенир булачак.