«Хәзинә эзләү» маҗаралы уены - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Хәзинә эзләү» маҗаралы уены, 6+

Программа тасвирламасы

«Хәзинә эзләү» маҗаралы уены – Казан Кирмәне белән таныштыру экскурсиясенең мәктәп яшендәге балалар өчен мавыктыргыч итеп эшләнелгән төре. Заманалар чуала, борынгы риваятьләр калкып чыга һәм яңа белемнәр туа. Кирмәннең борынгы картасы белән танышып Кол Шәриф мәчете, Благовещение соборы, Сөембикә манарасы һәм Пушечный дворны күргәч, яшерен тамга һәм хатлар сезне хәзинә яшерелгән урынга алып киләчәк. Сандык эчендәге байлык хәзинә эзләүчеләр арасында бүленәчәк!

Мавыктыргыч уенның озынлыгы 90 минут.

Бер катнашучы өчен билет бәясе 450 ₽
10 кешедән торган төркем өчен 4500₽