Кол Шәриф коды - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Кол Шәриф коды, 6+

Программаның тасвирламасы

Мавыктыргыч уен көнчыгыш риваятьләре һәм табышмаклары дөньясына алып кереп китә. Әлеге уенның сюжеты буенча мәчетнең җир астындагы катында яшерен университет урнашкан, аның ректоры сәид Кол Шәриф. Университетка нигез салучыларның төп максаты – логик фикерләү һәм үз студентларында зирәклек тәрбияләү. Әмма Кол Шәрифнең укучысы булу өчен бик күп сынаулар үтәргә кирәк. Гасырлар дәвамында мәчетның ныклы диварлары кешеләрдән нинди серләрне саклап килгән? Мавыктыргыч уенда катнашучылар әлеге сернең асылына төшенәчәк.